Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 декабрь 2018, 12:31

Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Нурланыш бүлегендә. Хикәя.

...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.Палатада тып-тын. Юктан да мәзәк табып шыркылдап көлергә генә торган кызлар психолог оештырган аралашудан соң һәркайсы тавыш-тынсыз гына үз караватына барып ятты. Алар да, үз хәсрәтләренә бикләнеп, күптән җаннарын ашаган “Ник мин?” дигән сорауга җавап эзләмәкчеләрдер, мөгаен. Һәрхәлдә, Регина үзе бу сорауга җавапны яман диагноз куелганнан бирле эзли.

...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
Палатада тып-тын. Юктан да мәзәк табып шыркылдап көлергә генә торган кызлар психолог оештырган аралашудан соң һәркайсы тавыш-тынсыз гына үз караватына барып ятты. Алар да, үз хәсрәтләренә бикләнеп, күптән җаннарын ашаган “Ник мин?” дигән сорауга җавап эзләмәкчеләрдер, мөгаен. Һәрхәлдә, Регина үзе бу сорауга җавапны яман диагноз куелганнан бирле эзли.
Бу каһәр суккыры чир белән өлкән яшьтәге авыр чирлеләрне караган, азаккы ике ел эчендә бик каты стресслар үткәргән кешеләр чирли, дип аңлата психолог. Тагын бик күп сәбәпләрне тезеп китсә дә, Регина аларны ишетмәде, гүя уч төбенә генә сыйган язмышын күз алдына китереп, көрсенеп куйды, ике сабыен уйлап йөрәге сыкрады, ышанасы килмәсә дә,чынбарлык иде бу.
Ул – авыл кызы. Сорасалар, балачагым бәхетле булды, дияр иде ул. Әниләре өч баланы ялгыз үстерсә дә, балалары аның уңганлыгы аркасында ә мохтаҗлык күрмәделәр, шат күңелле булып, игезәк энеләре белән бик тату үстеләр. Урта белем алгач, Регина укуын дәвам итәргә башкалага барып урнашты. Укуын тәмамлагач, эшкә калды, ялларында ашыга-ашыга әнисенә ярдәмләшергә авылына ашыкты. Хыяллары бәхетле мәхәббәт диңгезендә йөзсә дә, каядыр чыгып, егетләр беләр танышып йөрергә вакыты юк иде аның, кызык өчен генә дип, интернетта бер егет белән танышты, вакыты-вакыты белән СМС-хәбәрләр язышып, аралашып алдылар да берәр атнага югалыштылар.
Ял көнне шәһәргә китәргә җыенып йөргәндә, кесә телефоны шылтырады. Авылдаш кызы икән, кафеда очрашырга чакыра иде. Вакыт үткәреп булса да кайтырмын, дип ризалашты Регина. Йөрәгендә мәңгелек мәхәббәт утына шушы кичтә нигез салынасын да сизми, яшьтәшләре белән рәхәтләнеп ял итте, карап торуга бик итагатьле Артур исемле егет белән танышты, озатып куям, дигәч, теләми генә ризалыгын бирде, телефон номерын сорагач, барыбер онытыр, дип, телдән генә кабатлады. Иптәш кызы ниндидер ярышны карарга чакыргач, Артурның спортсмен икәнен белеп, атна буе шалтыраткан исемсез номер хуҗасы да ул икәнен белгәч, аз гына шикләнеп тә куйды: ни дисәң дә, гади авыл кызын очкын чәчеп торган шәһәр егете үз итәрме?
Артурның бер күрүдә гашыйк булуы хак булды, күрәсең, һәр көнне эшеннән чыгуына чәчкә бәйләме белән каршы алды кызны. Бер көн булса да килми калчы, минем өйдә дә эшләрем бар бит, дип ялына иде ул аңа. Аннан, сагыз кебек ябышкан шәһәр егетен кызык итәсе килде. Яз килде, авылда эш буа буарлык, энеләрем армиядә, әнием берүзе җитешә алмый, дип, Артурны үзләренә чакырды. Алар кайтканда әнисе бакчада җир казый иде.
Алар исәнләшкән тавышка башын күтәрде дә телсез калды. Йөгереп килеп кочып алган Регинаның колагына: “Каянтаптың әтиеңнең яшь чагына охшаган бу егетне?!” – дип пышылдады. Регина әтисен бик хәтерләми дә, аңа биш яшь булганда вафат булган ул. Иң мөһиме – әнисе, эшкә уңган егетне ошатып, фатихасын бирде кебек, елмаеп озатып калды ул аларны. Шушы кайтудан соң аларның мәхәбәтләре тагын да ныгыды, иртәнге язгы кояш нураларын алар икесе бер урын-җир өстендә каршылый башладылар.
...Елый инде елый... Телефонын кую белән тагын шыңшый башлады күрше караваттагы Зилә. Яше утызның теге ягында гына булуына да карамастан тормыш бик нык җилкеткән шул аны да. Яраткан ире, улының әтисе, сабыйларына биш яшь булганда яман шеш белән авырып, үлеп киткән. Күңел яраларын ямап, яшәргә яңа көч туплар вакытта хатынның үзендә яман чир барлыгы беленә. Бик авыр кичерә моны Зилә. Сабый гына улы да, әнисен югалтудан куркыптыр инде, көннәр буена телефоннан шылтырата, “Әни, кайт инде!” дип елый. Телдән килешү белән генә ун ел буе шәхси эшкуарга эшләгән Зиләнең керем килер урыны да юк, авырганын белгәч, хуҗасы аңа шул көнне үк эш урынын бушатырга кушкан. Ярый да, карт булсалар да, әти-әнисе бар.
Авыр, әйе, бик авыр бу явыз чир белән көрәшүләре! Әле дә баларыма, үземә дә терәк булырлык Артурым бар, дип уйлап, эче җылынып китте Регинаның. Ә бит үз вакытында, гаиләсен саклау өчен дә бик күп тырышырга туры килде бит аларга да.
...Регинаның авырлы икәнен белгәч, егетнең куанычының чиге булмады, ашкынып бөтерелделәр алар куаныч диңгезендә. Артур аны үзләренә яшәргә алып кайтты. Ләкин кайнана буласы кеше кабул итмәде булачак киленен. “Әтисез, хәерче авыл кызы”, – дип атады ул Регинаны, эшләгән эшләрен яратмады, артыннан һәрвакыт нидер тикшереп, сукранып йөрде. Мәхәббәте хакына эндәшми түзде кыз. Яшьләрнең теләге булса да, зурлап туй эшләргә ризалык бирмәде кайнана. Язылышып, якыннарын гына чакырып кечкенә табын оештырдылар. Иртәгә ЗАГС дигән көнне, кара тавыш чыгарып, туй булмый, дип, үзенең туганнарына хәбәр итәргә дә җитеште. Регина, гарьләнеп, авылга әнисе янына кайтып китте. Кайнанасының “Әтисез!” дигән сүзе үзәгенә үткән идеме, үз-үзенә кул салып өч сабыен яклаучысыз калдырган әтисенә рәнҗеп, такмаклый- такмаклый елап, эчен бушатты. Кыз озатырга җыелган туганннары, кызны юатырга тырышып, сүзләр эзләп газапландылар, әнисе исә бала хакына булса да язылышырга барырга үгетләде. Карынындагы баласы бәхете өчен бар нәрсәгә әзер иде Регина, әнисе белән килеште.
Хәтта табигать тә Артур белән Регинаның мәхәббәтенең ныклыгын сынамакчы булды, күрәсең. Иртән торуга ике көн, ике төн яуган кар өстенә янгыр коеп, юллар кар боткасына әйләнгән иде. Артур туй машинасы белән килеп, олы юл читенә туктаган, аягында – җәйге аяк киеме, бозланып каткан юлда бер адым ясарлык түгел. Туй күлмәгендәге, резин итектәге Регина, күз яшьләрен тыя алмый елый-елый, Артуры кочагына килеп ауды.
ЗАГСтан соң алар Артурларга кайттып, бергә яши башладылар. Кайнанасы Регина пешергән ризыктан гаеп табып торгач, аерым ашадылар. Усал кайнана барыбер дә килененең җанын ашарга сәбәбен тапты: беренче кызлары тугач, “балаң безгә охшамаган, безнеке түгел”, дип ябышты, кайнатасы белән кирәк-ярак алырга чыгып, йөреп кайтсалар, “кайнатаң белән гулять итәсең”, дип ажгырды... Артур әнисенең кыланышын бик авыр кичерде, аның белән төрлечә сөйләшеп карады – аңламады әниләре. Сабыр холыклы кайнатасы да үзенчә йортта татулык урнаштырырга тырышты – барып чыкмады.
Бар булган акчаларын җыеп, тулай торактан бүлмә алырга йөргәндә, икетуган апалары аларга яшьләр программасы буенча шәһәр читеннән җир белән йорт алу мөмкинлеге барлыгын әйтте. Бу вакытта Регина икенче кызына авырлы иде инде, күпкә түзгәнне азга түзәрбез, дип, сабыр итәргә булдылар, йорт төзелеп бетү белән, эченә ремонт ясалганында көтми, күченеп тә куйдылар.
...Шулчак тәрәзә янындагы караватта ятучы Света нык кына итеп көрсенеп куйды. Елап калыр балам, байлык бүләр ирем юк, дип шаярып, үзен һәрвакыт күңел күтәренкелегендә тотарга тырышучы ул да уйлар диңгезендә йөзә бугай. Света – детдом кызы,тормышка чыгарга да өлгермәгән, туганнары да юк. “Хөкүмәт биргән бер бүлмәм генә – минем туганым”, дип, хәсрәтләрен көлкегә әйләндерергә тырышаса да, мондагылар аңлыйлар аны. Чирен җиңеп чыга алса да, кулына үз сабыен алып күкрәгенә кысу бәхетеннән мәхрүм ул.
Аның уң ягындагы караватта спортчы кыз Валентина ята. Ул үзенең тормышы турында сөйләргә яратмый, спорт белән шөгыльләнгәч, ихтыяр көче зурдыр, мөгаен. Бар зарланганы – ашханә эшчеләренә. Булган ризыкны пешерә белми әрәм итәсез, дип, тиргәшеп тә керә. Аның уйлавынча, онкология дәваханәсендә ятучыларга үз теләгәннәрен сайлап тукланыр өчен иң яхшы шифаханәләрдәге кебек “швед өстәле” булырга тиеш. Регинагага ашарга өеннән китереп торалар, шуңа аның мондагы ризыкны ашап караганы да юк. Ерак районнардан килеп даваланучылар хастаханә ашын авызга да ала алмыйлар, аптырап, тирә-яктагы кафеларга барып тукланалар. Ярый да, акчаң булса, Әнә, Зиләнең акчасы булмагач, ач ята. Регина да, башка күршеләре дә, аны кызганып, үзләреннән өлеш чыгарырга тырышалар.
Башкала кызы Ирина, кызын карар кеше булмагач, көн дә өенә кайтып йөри. Аңа карап, изге җанлы кайнатасына мең-мең рәхмәтләр укып ята яшь ана. Артуры эштә булгач, картәтиләре оныкларын карауны үз өстенә алды. “Тегендә-монда чабып йөрмисең, ятып дәваланасың, безгә саләмәт әни кирәк”, – диде аңа ире, каты гына итеп. Түзәлмәм, дигән иде, ике ай бик озак кебек тоелса да, үзең кебек чирлеләр арасында зарлар уртак була икән. Аннары, бу уй әйтелергә түгел, уйланырга да тиеш булмаса да, күршеләреңе күреп, мин генә түгел икән әле, дип, аз гына шатланып та куясың.
Алты кешелек палатада гел яшьләр, әйтерсең, онкология хастаханәсенең нурланыш бүлеге түгел, дәртләрен кая куярга белмәгән яшьләр өчен ял итү урыны, яисә мәдәният йорты. “Әни, нәнәй” кушаматы алган Нурания апа – кызлар өчен сабырлык символы. Чире бик катлаулы булса да, күңелен төшерми, догалар укый, кызларны Аллаһы Тәгаләгә ышанырга өнди. “Сезгә чирне җиңәргә көч кирәк, елап көчегезне бетермәгез!” – дип, тиргәп тә ала. Юл фаҗигасенә очрап ире үлгәч, үзе дә бик каты авырып, хастаханә юлларында йөри торгач, яман шеш барлыгы беленгән. Әллә чынлап та бу психологның сүзләре дөрескә чыга инде? Ничекләр итеп, үз-үзеңне ярата белеп, күтәрмәслек сынауларны күтәрә белеп яшәргә соң бу дөньяда?
... Шулай бер көнне, кызы белән паркка җыенганда, Региналарга кайнанасы килеп керде. Алардан чыгып киткәннән бирле күрешмәгәч, аптырап китте Регина. Узарга чакырып, чәй куйды. Кайнанасы, үз йортындагы гадәте беләндер күрәсең, бармагы белән сыпырып, тузан эзләде, таптымы, юкмы, бар бүлмәләрне тикшереп чыккач, “чиста яшисең икән”, диде. Регина чәй эчәргә чакырса да, утырмады, бүлмәдә таптанып торды-торды да: ”Рәнҗеткән булсам, гафу ит мине, икенче кызыңа бүләк эзерләп куйдым, барып алырсыз”, – диде. Килененең: “Ник, без кайткач үзегез әти белән җыенып килерсез әле”, – дигән сүзенә: “Мин башка бу йортка килеп йөри алмам инде”, – диде дә, хушлашып, чыгып та китте.
Бер атнадан кайнанасының йөрәге тотып үлгән дигән хәбәре килде, җирләшергә бара алмады Регина, “Ашыгыч ярдәм” машинасы аны бала табу йортына илтеп куйды. Җаннан җан яралып, кызын кулына алып, күңеле тынычлангач, бик озак уйланып яткан иде Регина. Кайнанасы мәңгелеккә китте, берни алып китә алмады, барысы да өелеп калды... Бер бөртек улына рәхәт күрсәтми көрәште дә көрәште, искә алып, оныкларына сөйләргә матур хатирәсе дә калмады...
Төш күрдеме, күңеле сиздеме икән, соңгы килүе бәхилләшергә килүе булган, күрәсең. Яшь кеше булса, тәҗрибәсе юк, диярләр иде, ир белән гомер иткән, ана бәхетен тоеп, бала үстергән, иртәнге таңнан торып, кеше арасына эшкә йөргән, инде лаеклы ялга чыгып, оныкларыңа куанып яшәр чакта кара җир асларына кереп ят инде... Кызганган иде Регина кайнанасын.
Ә әҗәл дигән әйбер яшькә дә карамый, бик якын йөри икән адәм баласына... Бүген ул үзе дә сынау алдында, бүгенге көндә иң куркыныч булып саналган афәт белән көрәшергә кирәк аңа. Узганнарына рәнҗеми, киләчәккә өметләнеп, кызлары бәхетенә бар авырлыкларга да түзәргә тиеш ул.
Үзәкне өзеп, йөрәк сыкрый, билгесезлек белән өмет көрәшә. Кемнәрдер шушы минутта дөнья мәшәкатьләренә зарланып зар елыйдыр, үзләрен бәхетсезгә санап, бер юкка кем беләндер тиргәшәдер, көрәшәдер. Бүгенгә Регина өчен болар мөһим түгел, ул җавап эзли, язмышыннан җавап көтә, ә җавапны аңа вакыт кына бирәчәк...
16 ноябрь, 2018 ел.
Агыйдел шәһәре.
Фото: https://pixabay.com.
Читайте нас: