Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 декабрь 2018, 11:34

Ленар ШӘЕХ. Песнәк. Хикәя. ("Тулпар", 2018, № 6.)

Сара яшәгән тулай торак бүлмәсе. Тәрәзә аша җитди октябрь кояшы карап тора. Ләкин ул туры карамый, аның йөзен сарыга чумган биек каен агачлары каплый, әмма барыбер җитдилек чалымнары сизелә үзендә. Сүзгә артык саран, хискә дә әллә ни бирелергә ашыкмый ул.

Ленар ШӘЕХ
Песнәк
Хикәя
("Тулпар", 2018, № 6.)
Сара яшәгән тулай торак бүлмәсе. Тәрәзә аша җитди октябрь кояшы карап тора. Ләкин ул туры карамый, аның йөзен сарыга чумган биек каен агачлары каплый, әмма барыбер җитдилек чалымнары сизелә үзендә. Сүзгә артык саран, хискә дә әллә ни бирелергә ашыкмый ул. Әллә яшерә генәме, әллә күңелендә җыелган моң-сагышын чыгарып кына бетермиме? Эчтән янып, тыштан берни дә булмагандай карап торамы?.. Аңламассың...
Кояш көлсә дә, тышта салкынча. Бүлмәдә генә җылыдыр кебек, ә чыксаң, көз җиле җәһәт кенә эләктереп, чеметеп ала.
Тәрәзәдә гаҗәп күренеш: усаклар инде яфракларны коеп бетергәннәр диярлек. Бары күк тап төшкәннәре генә ара-тирә җилфер-җилфер килә. Өрәңге яфраклары бераз бөрешеп, корып киткәннәр, гүя көзге җилгә бирешмәгәннәр. Әллә яшәүгә шулкадәр көчле гашыйк булып, газиз агач ботагыннан аерылырга теләмәгәннәрме? Каеннар гына сап-сары. Көяз туннарын салырга теләмиләр бугай. Шундый купшы матурлык һәркемгә дә бирелә димени? Яшел яфраклы каен үзенчә гүзәл, сары яфраклысы – үзенчә. Соңгысы әллә каян күңелне тарта, кояш яктысында алтынсу төскә коенып, күзләрне чагылдыра хәтта.
Октябрь уртасы. Тирә-якта октябрь хөкем сөрә, көз уртасы тантана итә...
Сара берүзе генә иде. Бүлмәдәш кызлары, иртүк торып, китапханәгә китеп барды, ә ул калды. Нигәдер барырга теләмәде, күңеле тартмады. Нидер тоя, бөтен җаны-тәне белән нидер сизенә иде Сара.
Тышта моңаешып утырган сары каеннарга карап, әллә ниләр уйлап бетерде, күңеле белән сарылык эченә кереп югалды. Күз карашлары сары яфракларда эреде, уйлары көзге моң өстенә чәчелде, сибелде, таралды...
...Нидер чиерткән тавыш Сараны сискәндереп җибәрде, кыз, карашын сары яфраклардан кубарып, як-ягына карана башлады, һәм аның күзләре тыштан тәрәзә рамына кунган нәни бер песнәктә тукталып калды. Сара башта сискәнеп, куркып киткән иде, ә кошчыкны күргәч тынычланды. Аларның күзләре очрашты. Песнәк тә, кыз да, тораташтай катып, бер-берсенә карашып тора башладылар.
Сарага әллә нәрсә булды. Песнәкнең күзләрендә ниндидер таныш моңсулык, җанга якын җылылык, мәхәббәтле, сөю тулы караш бар иде. Кайда күргән иде соң ул бу моңлы кара күзләрне?.. Алар аңа шундый якын, шундый кадерле... Хәтта кошчык менә-менә ябышкан урыныннан ычкыныр да зәңгәр күк диңгезенә кереп югалыр төсле иде...
– Исәнме, кошкай! Ашыйсың киләме? – дип сорады Сара, айнып китеп. Өстәлдән нәни генә ипи кисәге алып ваклады, форточкасын ачты һәм учын тышка сузды. Песнәк бермәл ятсынып, читенсенеп торды, янәшәдә үскән каен ботагына барып кунаклады. – Кил инде, кил, җанашым. Тамагың ачкандыр. Суык бит хәзер. Бик суык, – диде Сара.
Песнәк башта бер ботактан икенчесенә сикергәләп кычкырып куйды, аннары кызның ягымлы тавышы эчендә эреп китте. Кинәт кенә очып килде дә, Сараның учыннан бер зур кисәкне эләктереп, кире агач башына барып кунды. Шулай берничә мәртәбә кабатланды. Сара гына дәшми карап торды. Әйе, ул кошчыкны өркетермен дип курыкты, ахры...
Песнәкнең күзләрендә ниндидер таныш моңсулык, җанга якын җылылык, мәхәббәтле, сөю тулы караш бар иде. Кайда күргән иде соң ул бу моңлы кара күзләрне?.. Алар аңа шундый якын, шундый кадерле...
Песнәккә әллә нәрсә булды. Ул кунган ботагыннан кабат кубарылып китте дә кызның учына ук барып кунды. Үзенчә рәхмәт әйтүе иде бугай. Тагын аларның карашлары очрашты, тагын арада ниндидер якынлык, җылылык тоемланды... Песнәк ягымлы итеп бер кычкырды да зәңгәр күк диңгезенә карап очып китте. Торган саен ул тагын да өскәрәк, тагын да югарырак күтәрелде. Ул ерагайганнан-ерагая, кечерәйгәннән-кечерәя. Әнә ул бер түгәрәккә әйләнде... Ноктага... Менә-менә... юкка да чыкты инде...
Сарага ничектер күңелсез булып китте. Ул һаман песнәк киткән яктан күзләрен алмады. Ул кабат кайтыр, аның күңелен юатыр төсле иде... Кошчыкның соңгы чыркылдавы гына колак төбендә торып калды. Ә күзләре...
Песнәкнең күзләрендә ниндидер таныш моңсулык, җанга якын җылылык, мәхәббәтле, сөю тулы караш бар иде. Кайда күргән иде соң ул бу моңлы кара күзләрне?.. Алар аңа шундый якын, шундый кадерле...
...Шулчак Сарага әллә нәрсә булды, йөрәге жу итте, бөтен дөньясы караңгыланып китте, берничә мизгел элек кенә билгесезлектә йөзгән күзләреннән яшь бәреп чыкты, аяклары чымырдый башлады, гүя җаны урыныннан купты.
“Ра-а-а-ми-и-и-л!!! Җа-ны-ы-ым!..” дигән ачынулы, әрнүле тавыш кына ыгы-зыгы баскан шәһәрне бераз гына сискәндереп, айнытып, уятып җибәрде.
...Каяндыр бөтерелә-бөтерелә бүлмәгә очып кергән песнәк каурые уңга-сулга тирбәлеп торды да Сараның дымлы иреннәренә килеп кунды.
***
Ленар Шәех (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов) 1982нче елның 4нче октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Минзәлә педагогия көллиятендә, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында, аспирантурада белем ала. Университетта уку белән беррәттән, яшь каләм ияләрен үз тирәсенә туплаган “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкли, татар студентларының “Тәрәзә” газетасын оештыра һәм аның баш мөхәррире була. “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре” гәзитләрендә эшли. 2007нче елдан ул – Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, 2008 елдан баш мөхәррир хезмәтендә.
Ленар Шәех – Казан, Уфа, Мәскәү, Бишкәк һәм Лондон шәһәрләрендә татар, башкорт, рус, кыргыз, инглиз телләрендә дөнья күргән егерме китап авторы. Татарстан китап нәшриятында басылып килгән “Татар прозасы”, “Төрки әдәбият” серияләренең проект җитәкчесе, күп кенә җыентыкларның төзүчесе.
Филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге, Абдулла Алиш исемендәге, “NEWBOOK. Волга – 2015” Идел буе әдәби премияләре лауреаты. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
2017 елда Швециянең Стокгольм шәһәрендә узган VI Халыкара “Open Eurasian Literature Festival & Book Forum” әдәби фестивалендә ул икенче урынны яулый. 2018 елда аңа Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты дигән мәртәбәле бүләк тапшырыла.
Читайте нас: