Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 декабрь 2018, 14:42

Рузилә ИБРАҺИМОВА. Авылда. Хикәя

ӨМЕТЛЕ КАЛӘМРузилә ИБРАҺИМОВАРузилә Риф кызы Ибраһимова 1997нче елның 15нче ноябрендә Федоровка районының Балыклы авылында туган. Әлеге вакытта Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында 4нче курста укый. АвылдаХикәя1Менә җәй дә җитте. Уку бетте. Ял… Хәзер инде нәрсә телисең, шуны эшләп була, мәктәпкә барырга, иртә торырга кирәкми. Әлфия, әбисенә авылга кунакка барырга дигән уйлар белән киемнәрен җыеп йөри. Әниләре командировкага китә, ә аны авылга, Гөлчирә әбисенә, җибәрәләр. Ул бу хәбәргә бик шатланды, чөнки үткән жәйдән бирле үзенең дусларын күргәне юк иде. Алар ел саен авылда җәйне бик күңелле үткәрәләр.

ӨМЕТЛЕ КАЛӘМ
Рузилә ИБРАҺИМОВА
Рузилә Риф кызы Ибраһимова 1997нче елның 15нче ноябрендә Федоровка районының Балыклы авылында туган. Әлеге вакытта Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында 4нче курста укый.
Авылда
Хикәя
1
Менә җәй дә җитте. Уку бетте. Ял…
Хәзер инде нәрсә телисең, шуны эшләп була, мәктәпкә барырга, иртә торырга кирәкми. Әлфия, әбисенә авылга кунакка барырга дигән уйлар белән киемнәрен җыеп йөри. Әниләре командировкага китә, ә аны авылга, Гөлчирә әбисенә, җибәрәләр. Ул бу хәбәргә бик шатланды, чөнки үткән жәйдән бирле үзенең дусларын күргәне юк иде. Алар ел саен авылда җәйне бик күңелле үткәрәләр.
Әлфия әнисенә:
– Мин кибеткә киттем, ашарга мине көтмәгез! – дип, кибеткә чыгып йөгерде. Әбисенең туган көненә ничек инде бүләксез кайтсын!
Юлда уйланып китеп барганда кемдер эндәшкәнгә борылып караса, Гөлсинә икән. Алар – сабакташлар, 8нчедә укыйлар.
– Сәлам, син кая киттең? – дип эндәште аңа Гөлсинә.
– Менә, кибеткә юл тотам, әбиемә бүләк алырга иде, жәйге каникулларны анда үткәрергә уйлым, – дип җаваплады Әлфия. – Ә син?
– Ә мин әниләр белән ялга барам, диңгезгә. Ярар, кабаланам, сау бул. Яхшы яллар сиңа!
– Рәхмәт, сиңа да шул теләкләр, пока, Гөлсинә!
Кибеткә кергәч, Әлфиянең күзләре йөгерә башлады, нәрсә генә юк монда: вазалар, картиналар, табак-савыт. Карый торгач, шулай да, бер әйбердә тукталды. Бу – чынаяк һәм чынаяк асты иде. Ул шундый матур, аллы-гөлле чәчәкләр төшерелгән, күз явын алып тора! Гөлчирә әбисенә, һичшиксез, ошар!
Алган әйберенә шат булып, Әлфия кайтырга юл тотты.
Кайтуына өйдә кеше юк, аш бүлмәсе өстәлендә аны хат көтә иде. Анда болай дип язылган: “Кадерле кызыбыз, без эшкә киттек. Азык-фәлән суыткычта, авылга барып җиткәч, шалтырат. Яраткан әтиең белән әниең”. Ул хатка тиз генә күз йөгертеп чыкты да, юлга әзерләнергә тотынды.
...Автобуста бик эссе, тынчу һәм кеше күп иде. Барысы да нәрсәдер сөйли. Тавышларны ишетмәс өчен Әлфия җыр тыңларга булды.
Тукталышта автобустан төшеп калды. Күз алдында бик матур күренеш ачылды: кояш җылыта, саф һава, кошлар сайрый. Кыз шат елмаеп куйды һәм, шәп-шәп атлап, әбисенең йортына юнәлде.
Бакчадагы алмагачлар чәчәк аткан, аларның исе бөтен дөньяга тулган. Шулчак капка тавышына Гөлчира әби дә килеп чыкты, тезә дә башлады:
– Әллә минем кызым килгән инде, ай-бай-бай, кайсылай үсеп беткәнсең, танырлык та түгел үзеңне! Ябыгып та киткәнсең шикелле, нәрсә, әниләрең ашатмый да әллә?
– Әбекәем, ашаталар инде, син нәрсә. Мин бит физзәрәтке эшлим.
– Шулайдыр инде, әйдә, кер, хәзер ашатам, миннән кайтканда әниләрең танымас та әле.
Гөлчирә әби оныгы килүенә тәмле итеп коймак пешергән. Әлфия киемнәрен кертеп куйды да, кул юып, өстәл янына утырды.
– Менә сиңа кәҗә сөте, шәһәрегездә мондыйны тапмыйсың, анда агудан башка әйбер юк!
– Юк инде, әби, анда бөтен нәрсә дә бар! Ләкин синеке барысыннан да тәмлерәк. – Шулай дип, кыз, коймакка бал ягып ашарга, чәйгә сөт салып эчәргә булды.
Төрле кызыкларны искә төшереп, яңалыклар сөйләшеп, көлешеп утырдылар.
Аннан әби белән кызы тышка чыгып киттеләр. Рәхәтлек. Җылы гына җил исә, яфраклар леперди, чыпчык чыркылдый. Әлфия бакчада чүп утарга тотынды, ә Гөлчирә әби күрше карчыкка кереп китте.
Каяндыр тавыш ишетелде. Дус кызы Гүзәл икән:
– Сәлам, нәрсә эреләнеп киттеңме әллә? Кереп, иптәшләреңнең хәлен дә белмисең!
– Юк инде, мин бүген генә кайттым!
– Әйе, әйе шулайдыр, ярар, үпкәлмә, шаярып кына әйтәм. Нәрсәләр эшләргә уйлыйсың киләсе көннәрдә?
– Әллә инде.. Ә Радик, Ринат, Диләрә мондамы?
– Монда булмый, кая булсыннар: малайлар туп тибә, Диләрә әнисенә кибеттә булыша. Әле аның янына китеп бара идем. Синең монда икәнеңне ишеттем дә, мин әйтәм, хәлен белеп чыгыйм әле.
– Шәп тә инде безнең авылда! Үзеңнән алда бөтен әйберне белеп торалар. Иртәгә әбинең туган көне, онытмаган булсаң. Ул чәй табынына безнекеләрне җыя, ә син киләсеңме?
– Килми, кая барыйм мин, а торт буламы соң?
– Анысын белмим, ләкин әбинең фирменный пирогы – гөбәдия булырга тиеш.
– Ярар, мин булам, иртәгә тиклем сау бул.
– Онытма, сәгать икегә. Тегеләргә дә әйт.
– Әйтте, ди, бар! Алайса пирог әз эләгә миңа!
– Нәрсә дисең Гүзәл? – дип аңламыйчарак сөйләнеп калды Әлфия, ә дусының эзе дә күренми иде бу вакытта.
...Кичке 10да әби һәм оныгы капкалап алдылар да йокларга яттылар, бик арыганнар иде.
Әлфияне әтәч тавышы уятты. Ул бераз киерелеп-сузылып, торырга иренеп ятты. Аш бүлмәсеннән тәмле исләр килә. Әбисе бәйрәмгә әзерләнеп маташа. Песи дә аның аяк астында ышкынып йөри, әйтерсең дә, хуҗабикәне туган көне белән котлый.
Кыз тиз генә торды да, бүләген тапшырырга булды. Битен юып алды, матур күлмәген киде дә әбисенә эндәште:
– Әбекәем, син кая?
– Мин монда, кызым, синең дусларың килүгә тәмле әйбер пешерәм. Нишләп иртә тордың?
– Ю-юк, ял итеп өлгерермен, пенсиягә чыккач. Ә менә бу – сиңа! Туган көнең белән, әбием!
– Абау, нинди матур чынаяк! Кыйммәттер әле?!
– Сиңа ошасын, дип тырыштым, әбекәем.
– Ошый, нишләп ошамасын, ди. Зур рәхмәт, үскәнем! Әйдә, өстәл әзерлик, дусларың озакламый килеп тә житәр! – Шул сүзләр белән алар эшкә тотынды.
Күп тә үтмәде, тыштан:
– Әлфия, син кая? Без килдек! – дигән сүзләр ишетелде, Гүзәл иде бу.
– Менә без дә килеп життек, сез көтмәгәндә! – диде Радик.
– Әйдәгез, әйдә, менә табын да әзер. Бик вакытында килдегез. Әйдәгез, үтегез, балакайларым. Ай-бай-бай, сөбханалла, нинди матур бит алар үзләре! – дип сөйләнде Гөлчирә әби, шатланып.
Балалар аңа үзләренең чәчәкләрен, бүләкләрен тапшырдылар. Тамаклары туйгач, шау-шу килеп, рәхмәт әйтеп, табыннан кузгалдылар.
– Әйдәгез футбол уйныйбыз! – диде Ринат.
Диләрә каршы төште:
– Юк, әйдәгез, күмәкләшеп Гөлчирә әбигә булышыйк!
– Әнә, Әлфия кайтты бит, ул булышыр әле, – диде Радик.
– Син алай димә, эш бетмәс, аңа да җитәр, – дип, Әлфияне яклашты Гүзәл.
Әбинең, елмаеп:
– Балалар, рәхмәт сезгә, мине зурлап килгәнгә. Барыгыз, ял итегез, – дип әйтүе булды, барысы да чыгып чапты, артларыннан җил генә уйнап калды.
Бөтенесе дә тизрәк уйнарга йөгерделәр. Радик йөгертеп тубын да алып чыкты. Кичкә тиклем ялан буйлап чаптылар. Их күңелле дә иде соң аларга!
Менә кояш та батты. Әлфия тиз-тиз атлап өйгә ашыкты. Радик аны озатырга маташкан иде, кыз риза булмады, үзе генә кайтып китте.
Ул кайтып кергәнда әбисе белән күрше әби чәй эчеп утыралар иде.
– Нәрсә, урам илбәстәсе, кайттыңмы? Бар, кулыңны ю да чәй эчәргә кил. Ана Сәгидә әбиең, мине котлап, тәмле варенье алып кергән.
– Исәнмесез, хәзер киләм, тик ашап бетермәгез, – диде Әлфия.
– Ярар, ярар, бар, көтәбез.
2
...Төн бик тиз үткән кебек булды. Кыз иртән урыныннан да кузгала алмады. Аяклары авырта, селкенерлек тә түгел.
– Әби, мин тормыйм! – диде әбисенә.
– Нәрсә булды кызым? Кичәге уеныңның эшеме?
– Шулайдыр шикелле, әрләмә инде мине!
Шулчак ниндидер ямьсез тавыш ишетелде. Бу тавышка Гөлчирә әби оныгы янына йөгереп килде.
– Ни булды? Нәрсә?
– Менә бит таракка үрелгән идем
– Мияу-у-у!
– Бәрәч, бусы тагын нәрсә? Песәйне кыстыңмыни?!
– Пер-рәс, нәрсә эшләп йөрисең!
Песәй тиз генә чыгып сыпыртты.
– Ярар, ник ул песәйгә ачуланасың? Изә яздың бит аны!
– Йөрмәсен аяк астында буталанып. Торырга ярдәм ит әле, әбекәй, миңа?!
– Кара әле әй, читтән карап торганда йон сымак кынасың, үзеңә күрә авырсың икән... – дип, сөйләнә-сөйләнә әби иркә оныгына аякка басарга ярдәмләште.
Бер өч сәгатьтән алар бакчага чүп утарга чыктылар. Көн матур, җылы. Шулчак капкадан Диләрәнең башы күренде. Килеп керде, үзе көчкә тын ала. Сөйләргә дә хәле юк. Кулы белән нәрсәдер аңлатырга и тырышты, ләкин килеп чыкмады. Аптырагач, Әлфияне үзе белән әйдүкләп алып чыгып китте. Гөлчирә әби: “Сез кая?” – дип кычкырып кына өлгерде.
Әлфия нәрсә әйтергә дә белмичә Диләрә артыннан йөгерде. Бара торгач, алар Гүзәлләрнең ихатасына килеп керделәр. Анда бала-чага җыелган. Якынрак килгәч, әзрәк аңлашылды. Диләрә, бераз хәл алгач, аңлатып бирде. Эш болай булган икән. Гүзәлнең әнисе иртән тышка чыкса, аягы авырткан бройлер чебешкә керпе һөҗүм иткән, имеш. Башын кимереп маташкан чагында, койрыгын кабартып, яннарына Әлфиянең песие ырылдап килеп җиткән. Үзенчә керпене куарга, чебешне коткарырга маташкандыр инде. Менә ничек тә була икән! Бөтенесе дә аптырашта иде бу хәлдән. Андый нәрсәне күргәннәре-ишеткәннәре булмаган.
Кайткач, Әлфия моны әбисенә сөйләде. Авылда да бу хәл турында әллә ничә көн сүз йөрде.
3
Бер җылы матур кичтә Әлфия белән Гөлчирә әби чәй эчеп утыралар иде. Тышта караңгы да төшкән. Алар, бераз утыргач, утны сүндереп, йокларга яттылар. Кыз бик озак йоклый алмыйча боргаланып ятты. Тыштан ниндидер тавыш килгән кебек булды, ләкин ул бу хакта әбисенә әйтергә теләмәде. Йокласын, арыгандыр, дип уйлады. Ә үзе генә тышка чыгарга да курыкты.
Иртән ул әбисенең хафалы тавышына уянып китте:
– Әлфия, тор, кызым, кәҗәне урлаганнар!
– Кемгә кирәкте икән ул койрыклы җанвар? – дип, ышанмыйчарак сорап куйды онык.
– И кызым, кызым, кем белсен инде аны, хәзер кешеләрдә намус дигән нәрсә бармы!
– Син, әби, кайгырма, кәҗә дә булганмы нәрсә! Синең нервыларың кадерлерәк. Табылыр, энә түгел бит. Өйдә утырып тор, я ул үзе кайтыр, ә мин иптәшләремә әйтәм дә авыл буйлап эзләп киләбез.
Әлфия барча иптәшләренә бу хәбәрне әйтеп чыгарга булды. Телефоннан шылтыратып тормады. Юлда, бәлки, кәҗәне очратырмын, дип уйлады. Ләкин кәҗәне беркем дә күрмәгән булып чыкты.
Диләрәнең үз версиясе бар икән:
– Мин, нигәдер, аны теге күрше малае урлаган, дип уйлым.
Ринат аңа кызып каршы төште:
– Кит инде, нигә хаҗәт ул аңа?
Диләрә кулбашын сикертте:
– Әллә инде, аптырап әйтәм. Ул малай бит күптән түгел генә шәһәрдән кайтты. Үзен бик сәер тота. Үзе мәктәптә дә укымаган. Соң, менә кая булырга мөмкин тик торган кәжә һәм кемгә кирәккән ул? – диде.
Шул сүзләрне әйтүе булды, каршыларында теге малай күренде. Берүзе түгел, кәҗә белән.
– Сәлам, бу сезнең кәҗәгез түгелме? Алайса, тыкрыктан китеп барам, ә ул берүзе йөри, адашкан шикелле, – диде ул.
– Әйе, әйе, безнеке ул, кайдан таптың аны?
– Соң, мәктәп бакчасы эчендә йөри иде, мәгез.
– Зур рәхмәт инде, – дип, Әлфия кәҗәне үзләренә таба куалады.
Диләрә үз сүзен бирмәскә тырышты:
– Әйттем бит, аңарда, дип.
Радик:
– Син әйтерсең инде ул. Ул бит аны “таптым” диде.
– Тапкандыр, көтеп утыр, – дип, борынын җыерды Диләрә.
– Ярар, анысы мөһим түгел, кәҗә табылды! Әбием шатланачак! – диде Әлфия.
Һәм, чынлап та, кәҗә табылганга әби бик шатланды. Әлфия исә әнисенә шылтыратып, бу хәлләрне сөйләргә ашыкты.
***
Җәйге каникул азагына якынлашты. Бүген әти-әнисе Әлфияне алып китәргә кайтырга тиеш. Әйберләр жыелган, ә әби күршегә балга кереп китте.
Шулчак тыштан:
– Чык, нишләп утырасың, – дигән тавыш ишетелде.
Дуслары килгән икән.
– Нәрсә, безнең белән саубуллашмыйча китәргә булдыңмыни?! – дип, үпкәләгәндәй дәште Диләрә.
– Юк инде, син нәрсә, алай димә...
Әлфия бераз алар белан сөйләшеп торды. Күпмедер вакыт үтүгә капкадан әниләре күренде. Ләкин үзләре генә түгел, әбигә көчек алып кайтканнар икән. Керпе һәм кәҗә вакыйгасыннан соң уйлаганнардыр инде.
Гөлчирә әби көчекне күргәч бик аптырады, зарланды, аннан риза булды, ахры, көлеп җибәрде. Чәй эчкәннән соң кул болгап кунакларны озатып калды. Аның янәшәсендәге тиктормас көчек тә, хәерле юл теләгәндәй, кечкенә койрыгын болгап, бер-ике өреп куйган булды.
Хуш, авыл! Тик бөтенләйгә түгел. Сине сагынып, әбисен сагынып, Әлфия, озак та тормас, тагын кайтып җитәр әле!..
Читайте нас: