Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 август 2018, 16:52

Лариса САБИРҖАНОВА Дөньялыкның ак тәме Хикәя ("Тулпар", 2018, № 4)

Лариса САБИРҖАНОВА
Дөньялыкның ак тәме
Хикәя ("Тулпар", 2018, № 4)
Автор турында:
Мин – Караидел районы кызы. Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яшим. 2006нчы елда беренче хикәямне “Атна” гәзитенә итеп биргән идем. Ул басылып та чыкты. Куандым. Икенче хикәямне язуга зур этәргеч булды бу. Эшкә иртән барганда да, аннан кайтканда да, Агата Кристи шикелле, хәтта савыт-саба юганда да уйланып йөри башладым. Яңа хикәямдә нинди сүз кулланырга, аларны ничек җөмләләргә тезәргә дип, иҗат утында яндым. Күпме тырышлык, вакыт сарыф итеп язган хикәяңне, я мәкаләңне бастырсалар, эшеңнең нәтиҗәсен күреп, зур күңел рәхәтлеге аласың. Шулай да, иң ләззәтлесе – язу процессы үзе. Кешеләрдән ишеткән хәлләрне хикәягә салау, һич тә булмаса, аларны хәтер сандыгына салып кую гадәткә керә башлады.
Иҗат эшенә ишек ачучым, куәт бирүчем Дилә Мөхәррәмова-Хәйретдинова булды. Әлеге вакытта язган язмаларымны “Диләфрүз” гәзитенә биреп барам. Хикәяләрем шулай ук “Өмет” гәзитендә басылып чыкты. “Каләм тибрәтүчеләр” рубрикасында җиңгәч, 2017 елның август санында бер кечкенә хикәям “Казан утлары” журналында дөнья күрде.
Әсәрләрем аша укучыларга үземне дулкынландырган уйларымны җиткерәсем килә. Алар кемнеңдер кәефен күтәрер, кемнедер уйландырыр, дип өметләнәм.
***
Бакча эшләре бетүгә, Сәрия әби бик каты авырып китте. Хәбәрне ишетеп, тиз арада кайтып төшкән Нәсимә, әнисен район үзәгендәге хастаханәгә алып китте. Әбинең биле кузгалган, бөерләренә суык тигән – табиблар күзәтүе астында дәвалану кирәк!
Нәсимә эшеннән ял сорады да, әнисенең авылдагы бар дөньясына күз-колак булып торуны үз өстенә алды. Ә Сәрия әбинең хуҗалыгы олы гына – җәй буена тутырып бәрәңгесен, яшелчәсен чәчә, бал корты үрчетә, сарае да мал-туарга, кош-кортка бай иде. Җитмеш икене тутырып килгән әби – бер сыер, ике сарык, җиде каз һәм егермеләп тавык асрады.
– Әнкәй, үзең өчен кайчан яшәрсең икән? Безнең янга күчәргә дә риза түгелсең. Әйдә, сыерны булса да, сатабыз, мәшәкатең кимеп китәр! – дип әйтеп караган балаларының сүзләренә моңа кадәр җаны-тәне белән каршы торды ул.
– Алмакаемнан башка ничек яшим инде мин? – дип, Сәрия әби сыерын шапылдатып сөя-сөя, үз алдына сөйләнә иде.
Тора-килә, кызы белән улы бирештеләр. Әниләренең теләгенә бер сүз дә каршы әйтмичә, авылга ешрак кайтып, булдыра алганча булышырга тырыштылар. Тик менә авырып киткәч, Сәрия әби алдына яңадан “малны киметү” дигән мәсьәлә килеп басты.
Обход вакыты. Сәрия әби палатасында инде икенче атна, көн саен табибларны: “Кайтармаслармы икән”? – дигән өмет белән көтеп ала. Тик һаман да теләгән сүзләрен ишетми әле.
Бүген яшь кенә табиб, кулындагы кәгазьләренә карап алды да сүзен сораудан башлады:
– Сәрия әби, сезгә ничә яшь әле?
– Җитмеш ике тула. Яңа ел бәйрәменнән соң, балам.
– Бик яхшы. Тагын күпмерәк яшәргә өметләнәсез?
– Балам, Ходай күпмесен язган, шул тиклем яшисең инде, – дип, Сәрия әби көлеп куйды. Аңа табиб соравы бик мәзәк булып тоелды.
– Сәрия әби, җитмеш икене тутыра алмаска мөмкинсез бит әле...
Әбинең йөрәге бер туктагандай булды, бер, тиз-тиз тибеп, күкрәктән чыгарга омтылды. Җавап бирергә сүз тапмады хәтта.
– Әйе, әйе, Сәрия әби. Сез болай ат урынына җигелеп, дөнья көтүегезне дәвам итсәгез, ышаныч юк. Сезне яки урынга калу көтә, яки йөрәгегез чыдамаячак...
– Балакаем, нишләргә соң? – Сәрия әби үзенең тавышын үзе танымады.
– Ә сакланып яшәсәгез, йөз яшькә тиклем яшәвегез дә ихтимал...
Шулай итеп, Сәрия әби сыеры белән сарыкларын сатарга ризалыгын бирергә мәҗбүр булды. Бөтенләй ятим калмас өчен тавыкларыннан булса да өзмәскә үтенде.
Нәсимә, әнисе дәваланып өенә кайтуга, бар эшне дә җайлап куйган иде инде. Алмакайны күрше авылдан бер яшь гаилә алып китте. Сарыкларны түбәнге очлар сатып алды. Ә казларны, каз өмәсе оештырып, уңган Нәсимә шәһәргә күчтәнәчкә әзерләде.
Сәрия әби өенә кайтканына куанып туя алмады. Маллары булмавы беренче чакта хәтта җайлы кебек тоелды: хәле бик әйбәттән түгел, биле әледән-әле үзен белдерә. Ә тавыклар янына көненә бер чыгып ашарга салу эшмени ул? Нигә күптән шул тормышка ризалашмаган икән?
Яңа елдан соң, әниләренең туган көненә, Нәсимә кызы белән Даян улы, гаиләләрен ияртеп кайтып тулдылар – боегып утырырга бер мизгел дә булмады. Күрше-тирә дә хәл белеп торды. Сәрия әбинең кулыннан йон эрләү, оекбаш, шәл бәйләү эше төшмәде, шуның белән алданып, вакыты уза бирде.
Мартның беренче көненнән үк табигатьтә яз сизелә башлады. Кояшның көннән-көн көчлерәк җылытуыннан, кыш буена тутырып яуган карлар эрергә ашыктылар. Ара-тирә караеп яткан җирдән борын төрткән чирәм дә күренгәли. Җылы яклардан кайткан кошларның тавышы, тирә-юньгә ямь биреп, күңелгә шатлыклы тойгылар өсти. Һавада да яз исе...
Табигатьтәге үзгәрешләр олы кешенең күңелен дә тыныч калдырмады – Сәрия әбигә әллә каян хәл өстәде, ул, элеккечә йөгереп-йөгереп, дәртләнеп, кар сулары белән кер юды, өй эчен, йорт тирәсен тазартты.
Тик буш калган сараена гына керүләре кыен иде аңа – сыерының мөгрәп каршы алуы, күпме ашатсаң да, бәэлдәп көтеп торган сарыкларының тавышы ишетелмәгәч, Сәрия әби, үзен ничек юатса да, күңеле елый төсле иде. Тавыкларының, кышны барысы да исән чыгып, май башыннан ук өчесе чебеш чыгарырга утыруы гына бер төрле кәеф өстәде, ә бал корты умарталарын җиләк бакчасына чыгарып тезгәч, үзенә эш табылуга, Сәрия әби тагын бер шатланды.
Кызының үгетләү сүзләренә бирешкәненә, ул беренче тапкыр көтү чыга башлаган көнне үкенде. Күрше-тирә, малларын чыгарып, авыл башына куып алып киткәч, өенә кереп, елап җибәрде. Үз-үзен ятим итеп тойды ул шушы мизгелдә.
– И-и-и, юләрмен дә инде үзем... Алмамны нигә генә озаттым инде?!
Сыерын бик нык сагынганын әле генә аңлады Сәрия әби.
Сәгать ун тулганын көтеп, өе эчендә бәрелеп-сугылып йөрде дә, матуррак киенеп, өске урамда яшәгән мәрхүмә апасының кызы Вәсиләгә юл тотты.
Вәсилә туганының дөньясы бөтен: өе тулы – җиһаз, сараенда – төрлесеннән – мал-туар, ишегалдында – ике машина. Ире белән тату яшәде Вәсилә, балаларын да эш сөеп яшәргә өндәде.
Сәрия әбине зурлап каршы алдылар. Хуҗабикә, тиз арада өстәл җыеп, агәбисен түргә утыртты да, чәй белән сыйлый башлады. Бераз балаларны сорашып, авыл яңалыкларын тикшереп алгач, әби үзенең зарларын сөйләп китте:
– Менә, кызым, мин дә ятим калдым бит әле...
– Нәрсә булды, акәби? – Вәсиләнең йөзе качты. – Нәсимә апамнарга, Даяннарга бер-бер хәл булдымы әллә?
– Юк, юк, балам, Аллаһ сакласын үзләрен! Аларның барысы да әйбәт. Өченче көн генә, телефоннан шылтратып, хәл белешеп алдык.
– Йөрәгемне алдың, Сәрия акәби!
– Сыерсыз калдым бит! Ятим калу белән бер икән. Бүген генә шуны аңладым, кызым... – дип, Сәрия әби, елый-елый, бушаган йортында ямь беткәнен сөйләп китте.
Җитмәсә, балаларының бәрәңгене бакчаның яртысына гына чәчүләре дә әбинең эчен пошырды. Күршеләре алдында оят иде аңа.
Вәсилә яраткан әбисен нинди сүзләр табып, ничек тынычландырырга да белмәде:
– Авылыбызда бүгенге көнне хәтта яшьләр дә мал тотмый. Аларның берсеннән дә пошынган сүз ишеткәнем юк, рәхәтләнеп, җиңел генә яши бирәләр. Вакыт узар, күнеп китәрсең әле, елама, акәби...
Сәрия әби гомере буена мал карап, үткән һәр көнен “бушка узмасын”, дип эш белән үткәргән кеше иде шул.
– Акәби, җиләк бакчаңа бар әйбереңне дә чәчтеңме соң?
Әйе, Сәрия әби күптән инде барысын да чәчкән, көздән үк, җирен казып, төртеп чыккан яшелчәләре дә бар иде.
– Ә телевизор, радиоң эшлиме?
– Әй, балам, ул “шайтан тартмасына” күз саласы да килми. Юньсез, кәеф төшерә торган хәбәрләр тыңларга да, карарга да, күңел тартмый. Радиодан төрле көйләр тыңлаган булам инде...
Вәсилә әби белән озак кына сөйләшеп утырды, үзенчә аны юатырга тырышты:
– Сөтсез чәй эчмәссең. Бүгеннән, сыерымны сауган саен, Кәрим улымны үзеңә җибәреп торырмын. Сөт алып килер, – дип сүз бирде ул.
Өенә кайтырга чыкканда, Сәрия әбинең кәефе бераз күтәренке иде. Күңелеңне бушатсаң, җиңелрәк булып китә шул!
Юлда ул авылдагы яшьтәшен – Рәзилә әбине очратты. Аңа да Алмасыз калганын, инде хәзер чәе дә сөтсез икәнен сөйләде...
Кичен, маллар көтүдән кайта башлагач, Сәрия әби урамга, капкасы төбенә чыкты. Күршеләренең малларына сокланып, күңеленнән үзенчә көнләшеп торды.
Ә кичке сәгать тугыздан соң Вәсиләнең улы Кәрим – ике литр, Рәзилә әби, оныгы аша, – бер литр, тагын да өч күршесе сөт керткәннән соң, Сәрия әбинең җиде литрлы чиләге тула язган иде.
Күчтәнәчләргә куана-куана, рәхмәтләр укып, Сәрия әби сөтле чәй эчте. Шул тиклем байлыкны инде ачытасы килми иде. Сөтне кайнатып суыткычка куйсам, озаккарак җитәр, дигән уй белән, чоланына чыгып, зур савыт карый башлады. Кинәт аның күзенә иске алъяпкычына төрелгән сепараторы чалынды. Сәрия әби, җайлап кына, алъяпкычны ачты, ничәмә еллар буена тугры хезмәт иткән булышчысына: “Сиңа да эш юк хәзер”, – дип сөйләнеп, аны ниндидер назлылык белән сыйпап куйды.
Ә нигә эш юк? Сөтем күп кенә җыелды бит! Каймак аертырга да җитә, чәйгә дә кала! Үзенең уена үзе шатланып, Сәрия әби сепаратын өенә алып керде. Аны күнегелгән хәрәкәтләр белән ләззәтләнеп җыйды.
Ә каймагының тәмлелеге! Тел йотарлык! Аерылган сөткә исә катык ачыткысы салып куйды...
Шушы көннән, әбине куандырып, авылдашлары көн дә сөт китерер булып китте.
Сәрия әби, каймагы күп җыелып киткәч, маен язды. Җәйге каникулларга оныкларын көтә иде ул. Алар кайтыр дип, тәмле-тәмле ашамлыклар әзерләде.
Тик киләсе бер ялда кайткан Даян улы әнисенең хыялларын өзде: зур оныгы югары уку йортына укырга керергә әзерләнә, кечесен балалар ял лагерена озатканнар, ә Нәсимәнең кызлары икенче картәниләрендә икән.
Көткән кунаклары кайтмагач, Сәрия әбинең суыткычы майга да, каймакка да, корыт-эремчекләргә дә тулып китте...
Ә бер көнне әби иртәрәк торып, зур сумкасына нидер төяп, маршрут автобусына утырды да, район үзәгенә юл тотты. Кичкә табан авылына кайтып төшкәндә, ул бик канәгать күренә иде. Тик беркемгә дә нинди йомыш йомышлап йөргәнен сөйләмәде. Атнасына бер-ике тапкыр шулай йөреп кайтыр булып китте.
...Әкрен генә җәй дә кими. Августның соңгы атнасында, Сәрия әбигә терәлеп яшәгән күршеләрендә туй узды. Рәсүл белән Гөлшат кызларын кияүгә бирделәр. Алар – авылда тату, эш сөючән, тәртипле гаиләләрнең берсе: Рәсүл – тракторчы, Гөлшат башлангыч сыйныфлар укыучысы булып эшләп, ике кыз һәм ике ул үстерәләр.
Алар белән Сәрия әби аеруча тату яшәде. Ике күрше бер-берсенә кирәк-яракка да, киңәшкә дә, хәтта күңелсез генә булган чакларны да йөгереп керешер булды. Яшь аермасы байтак булу да моңа комачауламады. Сәрия әбинең – җиңел, йомшак холыклы, Рәсүл белән Гөлшатның ачык, кеше белән аралашучан табигатьле булуы араларын якынайтты гына. Туйга әзерлек барганда да, табын җыйганда да, гөрләтеп ике туй уздырган Сәрия әбинең файдасы зур булды. Ул күршеләренең мәшәкатьләренә чын күңеленнән куанып, бик тә мавыгып, катнашып йөрде.
Туй көне. Урамны яңгыратып, җиңел машиналарга төялеп, кияү белән кунаклар килеп җитте. Өстәл артында сыйланып “арыгач”, кунаклар “ял итәргә” ишегалдына чыкты. Кызыклы уеннар, рәхәтләнеп биюләр китте.
Менә шушы вакытта, бар кешене аптыратып, дүрт-биш айлык кызыл бозаү җитәкләгән Сәрия әби пәйда булды. Бозавының муенына кызыл тасмадан эшләнгән, зур бант тагылган. Анысы да акыллы гына, әби кешегә буйсынып, ияреп килә. Гармунчы уйнавыннан тынып калды...
Сәрия әби Ләйсән белән кияү янына килеп басты да, моңлы тавышы белән җырлап җибәрде:
Әйдә, дустым алып барам
Алма коелган җиргә;
Бер җырламый булмас инде
Дуслар җыелган җирдә!
Таң атканын шуннан беләм –
Күктәге аклык белән;
Сез дусларны тәбрик итәм
Бүгенге шатлык белән...
– Ләйсән кызым! Кияү балам! Сезне бүгенге күркәм истәлекле бәйрәмегез белән котлыйм! Тормышыгыз да шулай ук матур, шатлыклы барсын! Гел әлегедәй тату, бәхетле булыгыз! Сезгә авылдашларыгызның барысы исеменнән дә менә шушы бүләкне тапшырасым килә! Сыер итеп үстерәсезме, акчага әйләндерәсезме – үзегез уйларсыз... – Сәрия әби, яшь гаиләне куандырып, йөрәгеннән чыккан җылы, матур сүзләрен әйтеп, бозауны аларга илтеп тапшырды.
Авылдашлар бер-берсенә шым гына пышылдаштылар:
– Менә Сәрия әби булдырды! Зур бүләк алып кергән!
– Пенсиядәге кеше өчен бүләге бигрәк тә зур шул...
– Әйе шул. Бозауны ничек алды икән?
– Балалары булышадыр...
– Ләйсәнне бик ярата, күрәсең, бүләген кызганмаган!
– Сәрия әбинең үзен дә яраталар бит! Бала-чага бигрәк тә!
– Ишеттегезме, бүләген “авылдашлар исеменнән”, дип тапшырды. Нигә алай әйтте ул?
Соңгы сорауның җавабы берничә көн үткәч ачыкланды...
Балаларына укырга кирәк-ярак алыр өчен район үзәгенә килгән Вәсилә, кибетләрне йөреп чыккач, авыл тауарлары ярминкәсенә дә кереп чыгарга булды.
Монда нәрсә генә юк: оекбашы да, шәле дә, ите дә, казы да, балы да, мае да, минлеге дә, җиләге дә...
Вәсилә булган байлыкны күзәтеп йөргәндә, сатучылар арасында таныш йөз күреп, туктап калды. Каршысында пөхтә генә киенгән, елмаеп, бераз кыенсынып та Сәрия әби тора иде. Алдында тауары – май, каймак һәм эремчек.
Вәсилә, барын да аңлап:
– Әй, Сәрия акәби! Син кайда да югалып калмассың! – дип, кычкырып көлеп җибәрде.
Читайте нас: