

“Авылга газ кирәк!”
Азат Мөхдуллинның СВОга баруының тагы бер сәбәбе – авылга газ кертү теләге. Кардәвеш авылына газ якынча бер чакрым килеп җитмичә, читтән урап узган. Авыл халкы бүгенге көндә йортларны утын белән җылыта.
– Менә тагы СВОга барам. Бу юлы махсус барам. Максатым – авылга газ кертү. Хәрби операциядә катнашкан, утны-суны кичкән кеше буларак, сүзем үтмәсме дип уйлыйм. Авыл яныннан гына газ торбасы үткән, әмма безгә кермәгән, проекты да юк, – ди Азат.
Кардәвеш – якынча йөз йорттан торган авыл. Биредә яшәгән халык гомергә колхозда эшләгән, иген иккән, мал караган. Шушы кешеләр дә газ кулланып, уңайлы тормышта яшәргә хаклыдыр бит? Югыйсә, алар да гомер буе башкалар белән беррәттән салымын түләгән, хезмәт иткән, әмма илебездәге зәңгәр ягулыктан куллана алмый. Нигә? Нишләптер башка авылларга газ үткәргәндә, Кардәвеш халкына газ кирәкми дигән карар кылынган, зәңгәр ягулык алып килүче торба авылны урап узган. Авылы бәләкәйрәкме? Проект төзү эше катлаулымы? Газ үткәрү өчен авылларны нинди критерий буенча сайлап алганнар? Нигә бер кешенең ялгыш карары йөзләрчә кешене газсыз калдырган? Бу хәлне хәзер ничек төзәтеп була? Авылга газ кертү мәсьәләсен ничек хәл итәргә мөмкин – Азат Фәнгазим улы шушы сорауларга җавап эзли.
– Авылда яшьләр калмый, авыллар бетә, диләр. Яшәр өчен уңайлыгы булмагач, нишләп калсыннар инде?! Безнең авылда буш йортлар күп, шуларны сатып алырга, бирегә төпләнергә дип киләләр, әмма газ турында сорау бирү белән уфтанып кайтып китәләр. Бик матур авылыбыз, бик ямьле, тик газы юк. Яшәр өчен халыкка уңайлылыклар тудырылмаган, – дип көрсенә ул.
Язманың бу өлешен мин күтәренке рухта, “Әйе, һичшикесез, тиз арада авылга газ кертерләр! Азатны ишетерләр,” – дип тәмамлый алмыйм. Моның эше күп һәм четерекле булыр, мөгаен. Әмма барыбер уңай хәл ителер, халык мәнфәгатен кайгыртучылар булыр, дип ышанасы килә.
“Будулай картина бүләк итте!”
Азат белән сөйләшеп утырганда, аның телефонына шылтыраттылар һәм “Цыган” кинофильмындагы барыбызга да таныш көй яңгырый башлады. Мин ашыгып үз телефоныма үреләм, (минем телефонга да шул музыка куелган). Көлешеп алабыз. Икебез дә киноны да, аның герое Будулайны да яратабыз икән.
– Ә мин аны барып күрдем бит, – дип сөйләп китте Азат, сугыш темасыннан тыныч тормыш вакыйгаларына күчеп. – Молдавияга баргач, яраткан артистым Михай Волонтир янына киттем. Ул бик гади кеше булып чыкты, безнең белән озак кына сөйләшеп утырды, хәтта картина да бүләк итеп кайтарды, – Азат шулай сөйләнә-сөйләнә “Будулай” бүләк иткән картинаны күрсәтте.
Тормыш иптәше белән алар сәяхәткә йөрергә бик яраталар.
– Абхазия, Молдавия, Грузия, Украина, Чечня, Белорусия, Байкал, Приднестровьены йөреп чыктык без, – ди ул. Һәм өстәп куя:
– Илләр тынычлангач, сугышлар беткәч, йөрисе урыннар бик күп әле. Тегендә, “эштә”, без бөтен Русиядән җыелганбыз, бертуганнар кебек, аркага арка терәп илне саклыйбыз. Сугыш беткәч һәркем үзенә кунакка чакыра, мин дә андагы егетләр килсә, шат булачакмын, – ди ул.
“Безнең Азатыбыз!”
Туган авылы өчен җан атып тора Мөхдуллиннар. Авылда "Исәнмесез, авылдашлар!" бәйрәме, Корбан ашларын оештыручы да алар. Йорт каршыларындагы ачык урынга агачтан туй өстәле шикелле озын өстәлләр корып куелган. Аларны Азат үз куллары белән эшләгән. Барлык мәҗлесләр, бәйрәмнәр шунда үтә икән.
“Безнең Азатыбыз” дип сөйли авыл халкы аның турында сөйләгәндә, кешелекле, искиткеч киң күңелле булуын телгә ала.
– Азат газ дип тырышып йөри, картайган көнебездә булса да андый бәхеткә ирешербез, дип ышанабыз инде. Берүк килеп кенә чыксын инде, – ди 36 ел фермада сыер сауган хезмәт ветераны Хәмдүнә Рафикова. – Безнең өебез янган иде, шул чакта да Азат безгә бигрәк күп булышты. Авыл халкына бигрәк игътибарлы шул ул, шуңа да ышанабыз инде аңа.
– Газ булса, авыл да яңарып китәр иде, яшәргә кеше кайтыр иде. Шул уңайлылыгы булмаганга күрә, китәләр бит инде. Әнә, газлы авылларда яшиләр, ташлап чыгып китмиләр, – дип сүзгә кушыла 1938 елгы Фәйзелхак абый Вәлиев.
Бик гади хыял
Кыскасы, авыл халкы Азатка ышанып тора. Ә ул, үз чиратында, властьларга, хөкүмәткә ышана, гомерен куркыныч астына куеп, шушы туган авылы, республикасы, Русия өчен сугышкан яугирнең моңа хакы бардыр? Әллә нинди башка сыймаслык түгел бит аның хыялы, бик гади, хәтта табигый дияр идем, шуңа күрә Кардәвешнең дә газ белән ягыла башлавын күрергә язсын, дигән өметтә калабыз.
Мөхдуллиннарның тәрәзә төбендә әле тышка күчереп утыртылмаган томат үсентеләре үсеп утыра. Стенада оныкларының шат фотолары эленгән. Йорт эчендә хатын-кыз кулы белән тудырылган пөхтәлек, тәмле аш исе. Йорт уртасыннан газсыз авылда үзенең дәрәҗәсен белгән ап-ак мич урын алган. Шушы җайланган һәм матур дөньясын калдырып, Азат ничә тапкыр ут эченә, үлем эченә чыгып китә. Сугыш бирегә килмәсен, шат йөзле оныклары беркайчан да аның ачысын татымасын, хатыны утырткан яшелчәләр үсеп җимеш бирсен өчен... Китүләренең кайтуы булсын, дип телик. Ә без сүзебездә торырбыз: авылга газ керү белән бу турыда язарга шатлана-шатлана киләчәкбез!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
(май, 2024, Тәтешле районы)
Соңгы сүз урынына
Әлеге мәкалә язылганга хәтсез вакыт үтте. Соңгы күрешкәндә, югарыда әйтүебезчә, Азат хәрби операция зонасына китәргә җыенып калган иде. Әлеге мәкалә басмага әзерләнгәндә, мин тагы Кәрдәвешкә шылтыраттым. Трубканы Эльмира алды. Мин аның тавышыннан ук Азатның янә “тегендә” булуын аңладым.
– Бабай тагы "эштәме"?
– Әйе, – дип көрсенде ул. – Теге вакытттан соң инде улым белән икесе барып кайттылар. Декабрьдә кайткан иде. Сөенеп тора идем, исән кайтты, инде башкача бармас инде дип. Яше олы бит... Юк, тагы китте! Әле менә малай да җыена...
Эльмираны ни дип юатырга да белмим. Эчтән генә, шундый ул, шундый ире булганга горурланам. Әмма бу сүзләр аңа җиңеллек китермәячәк шул. Шуңа эндәшмим. Бары тик “Исән кайтсыннар инде!” дип кенә телим.
– Газ хәлләре ничек соң әле, Эльмира?
– Әле менә Уфада булып кайттык, ышанам инде хөкүмәт ярдәм итәр дип. Югыйсә, шул авылга газ кертәм, дип китә бит инде анда да...
Эльмираны авыр уйларыннан бераз арындырыр өчен, оныклары, бакча турында сораштырам.
– Бакча башлана инде менә Аллаһ боерса! Үсентеләр белән мәш киләбез! – ди ул. Оныклары турында көлә-көлә сөйли.
... Узган очрашканда Азаттан нигә “тегендә” баруын сорагач, ул: “Бер генә яшь кеше булса да өйдә калсын өчен. Сугыш бирегә килмәсен өчен”, – дип җаваплаган иде. Сугышны биредә күрмәгән һәр кеше аның ни бәрәбаренә икәнен аңлый микән? Аңласак һәм шушы солдатларга рәхмәтле була белсәк икән!. Алар үзләре, әлбәттә, рәхмәт көтми. Аларга иң зур бүләк – Ватанның имин булуы, капка төбендәге шомыртларның язын чәчәк атуы, оныкларның тыныч тормышта үсүе, өстәлләр тулы булуы... Һәм газлы-сулы-юллы авылларда халыкның шат яшәве.
Автор фотолары.