

СВОга улым көндез китте, мин – кич
Яраланган Мөхдуллинны һәм тагын биш сугышчыны Ростовка госпитальгә җибәрәләр, ә аннары дәвалану өчен Саратовка күчерәләр. Табиблардан сорап, Азат бер генә тәүлеккә булса да госпитальдән өенә кайта.
– Кире сугышка кергәнче, хатынымны бер генә булса да кочаклап, балаларны сөеп китәсе килде, – ди ул.
– Өйгә кайтканда Азат бик арыган, йончыган иде. Бик калдырасы килсә дә, ул кире хәрби частька китте. Кире сафка басачагына өмете зур иде. Кич ул китсә, шул көнне көндез улыбызны СВОга озаттык, аңа чакыру килгән иде, – ди Эльмира.
Аның бу вакыттагы халәтен, бәгыренең ничек өзгәләнүен күз алдына китерүе дә авыр. Бәхеткә, бердәнбер уллары Рәвисне кире кайтаралар. Бәлки, монда гаиләдән бер кешенең инде сугышта булуы да уңай роль уйнагандыр... Бүгенге көндә ул эшләп йөри, запаста тора.
“Яшьләрне алмасыннар өчен барам!”
Хастаханәдә тикшерү үткәннән соң Азатны яңадан өйгә кайтарып җибәрәләр. Ләкин тегендә авыр булганда, тик кенә өйдә утыра алмый ул, икенче тапкыр үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Бу юлы ул ремонт бригадасында автомеханик булып эшли. “Ватылган хәрби техниканы ремонтлыйбыз. Аларны сугыш кырыннан алып чыгалар, кайвакыт дроннар очмаганда үзебез кереп алабыз. Дошман йокламый, ул “кошлар”ны очырып кына тора. Гомумән, бу сугышка ул ныклы әзерләнгән, техникасы да, коралы да, сугышчыларның формасы да яхшы, – дип билгели тәҗрибәле яугир.
– Бүген биредә тыныч икән, без моның өчен андагы егетләргә бурычлы. Андагы хәлләрне күреп кайткач, өйдә утырып булмый, чөнки илебез, тыныч тормышыбыз чыннан да куркыныч астында. Яшем олы булса да, файдам тияр, дип барам. Техниканы ремонтлыйм. Техникасыз кая барасың, нәрсә эшлисең? Аннары мин барсам, димәк, бер генә булса да яшь кеше өйдә кала, дигән сүз.
Ахыры бар.
Автор фотолары.