Фәнис улым кебек иде...
– Фәнис белән бергә идек бит без. Бик якын иде ул миңа, улым кебек. Һич тиктормас, курку белмәс батыр малай иде. Бервакыт обстрел вакытында миңа бик каты эләкте, шартлау көче мине читкә алып ташлаган, яраланганмын. Күпме ятканымны да белмим, берзаман азрак ушка килеп, күзне ачсам, барысы да томан эчендә кебек. Янымда Фәнис утыра, ул миңа таба иелгән дә, әллә елый, әллә җырлый. Соңыннан Фәнистән үзем белән нәрсә булганын сорыйм. “Бабай, мин бит сине үлгән дип белдем, шуңа сиңа ясин чыктым, белгәннәремне укый идем”, – дип җавап бирде ул миңа күз яшьләре аша ярым шаяртып, ярым җитди итеп. Ул мине чокып алган, коткарып калган икән, – дип искә ала Азат. Һәм ачынып өстәп куя: – Яшьләр үлә, яшьләр! Ничек өйдә ятарсың?! Фәнис тә, нинди батыр булса да, бала гына иде бит әле...
Сугышта төрле хәлләр була, Азат сөйләвенчә, бервакыт ул аңа төбәп чак кына атып җибәрми.
– Фәнис песи кебек иде ул, ничек шулай булдыра алгандыр: шул тиклем тавышсыз гына йөри иде! Берзаман объектта торам, ул-бу ишетелми, күзгә төртсәң, берни күренмәслек караңгы төн. Шулчак кемнеңдер килгәнен ишетәм. “Стой!” дигән сорауга җавап бирүче юк. Инде көпшәне шул якка төбәп куйдым, ниндидер миңа таба килгән фигураны шәйләп, курокка гына басасы калды, колакка "Бабай!", дигән кебек тавыш ишетелеп китте. Карыйм, Фәнис икән.
– Ах, Фәнис, балакай, нигә эндәшмисең? Нигә җырламыйсың? Хет сүгенмисең? Ата яздым бит үзеңә! – дип тиргим, үземнең елыйсы килә, чак кына фаҗига булмый калды бит!
– Хәл юк..., – дип кенә әйтә алды ул. Чыннан да эт булып арып кайта иде эштән (“эш” дигәннәре – сугыш инде), заданиедән кайтканда басып торырлык та хәле калмый иде аның. Авыр анда. Бик авыр! Чын сугыш, ә ул бит снайпер-разведчик иде – озакка китә. Шулай арып кайткан чакларында су җылытып, юындырып алам, ашата идем үзен. Бик якын иде Фәнис миңа.
– Ә сез киткәнче үк Фәнис белән таныш идегезме? Әллә анда таныштыгызмы?
– Уфада таныштык, военкоматта, якташлар бит, гел бергә булдык. Ростовта безне аерырга маташтылар. Хәер, аны сөйләргә ярыймы икән? – дип Азат бермәлгә тукталып калды да, тагы дәвам итте: – Инде нәрсәсен яшерергә? Шул чактта мин военкомга кереп киттем, шулай-шулай, мин әйтәм, бу минем үги малай, күз-колак та булырга кирәк, икебезне бер җиргә куегыз, зинһар! Ышандылар, мин бит чыннан да атасы яшендәге кеше, бергә җибәрделәр. Шулай итеп, Фәнис белән бер кашыктан ашап, бергә яшәдек. Ышанычлы кеше иде. Гадәттә, юлда барганда ук чамалап барасың кем ышанычлы, кемгә таянырга мөмкин. Аннары Фәниснең интуиция көчле идеме, сугышны тоемлауы бар идеме, әллә ничә тапкыр үлемнән алып калды ул безне. Разведкадан кайткач, “Бабай монда торма, күч! Кит бу урыннан” – дип әйтә. Мин күчеп кенә бетәм, шул урынны шартлаталар. Бер-ике тапкыр шулай булды.
Кунактан кайткан саен (разведканы ул “кунак” дип атый. – Г.Г.) теге яктан нәрсә дә булса эләктереп алып кайта иде. Ул кайтарган киемнәр дә бик ярап куя иде безгә кайчак. Бер кайтуында бинокль алып кайткан. Миңа бирде, ул шул килеш минем белән госпитальгә дә киткән, өйгә кадәр алып кайттым. Сугышның бер трофейы булып, Фәниснең бер истәлеге булып тора. Шәп егет иде Фәнис, шәп егет иде!
Контузиядан соң мине дәвалануга җибәрделәр. Ә Фәниснең... үзегез беләсез инде – башына җиттеләр...
Мин шуңа игътибар иттем: Азат, беренче карашка, урынсыз җирләрдә дә, сугыш, үлем турында сөйләгәндә дә, шаяру сүзләре кыстыра, тиктомалдан көлеп ала. Мин моны яхшы аңлыйм: күргән һәм кичергән кансызлыктан, вәхшилектән стресс хәлендәге организм үзенең саклану реакциясен шулай эшкә җигә...
Дәвамы бар.
Автор фотосы.