Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
19 гыйнвар , 16:01

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Кардәвеш батыры. Башы

Язмабызның герое – Тәтешле районының Кардәвеш авылында яшәп, үзе теләп махсус хәрби операциягә юл алган Азат Фәнгазим улы МӨХДУЛЛИН.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Кардәвеш батыры. Башы
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Кардәвеш батыры. Башы

Кардәвеш авылына район үзәгеннән ун-ун биш чакрым ара булыр. Тигез, асфальт юлдан баргач, уң якка борылырга “кушучы” авыл атамасын күреп, аз гына эчкәрәк керсәң, агачлар, урманнар арасында җәелеп утырган авылга барып эләгәсең. Авылның төзеклеге, чисталыгы биредә булдыклы, тырыш кешеләр яшәве турында сөйли. Безнең язмабызның герое – хәрби операциядә катнашучы Азат Фәнгазим улы Мөхдуллин да шушы авылдан.

– Куркынычмы анда? – Куркыныч!

Машина капка төпләренә килеп туктаганны Азат инде урамда көтеп тора иде. Без, берничә журналист коллегаларым белән, бу юлы Кардәвешкә бергә килдек: "Агыйдел" журналыннан Мөнир Кунафин, "Башкортостан" гәзитеннән Рәмилә Мусина һәм мин. Азат инде Мөнир белән таныш, шуңа да ирләрчә кочаклашып күрештеләр.

Тышта көн ямьле, йортларына каршы гына озын эскәмияләр куелган, шунда гына сөйләшеп утырыйк, дигән тәкъдимебезгә каршы, хуҗа кыстый-кыстый безне йортларына алып керде. “Кунакны иң җүнсез кеше генә капка төбендә тотар” – дип көлә ул. 

Ихатага үтәбез. Бакчалар сөрелгән, абзар янында көр генә маллар йөри, йорт алдында ике-өч умарта утыра.

– Бал кортлары да тотасызмы? Сезнең урман якын монда, уңайлы, – дим.

– Кортлар урманда безнең, боларын урманда кортлар барлыгын онытып җибәрмәскә генә монда, күз каршына куйдык, – дип көлеп җаваплый Азат. Аның шаян, җор телле кеше икәнен машинадан төшүгә үк аңлап алдым. 

– Мин хәрби операция турында сөйләргә яратмыйм, – дип кисәтә ул. Мондагыларга, ягъни тыныч тормышта яшәүчеләргә, анда ниләр булып ятканын аңлавы кыен.  Мин сөйләгәнне, андагы барлык ужасны (Азатның сөйләвен үзгәртмәдем. – Г.Г.) сез аңламыйсыз. Аңларга да язмасын!

– Куркынычмы? – дип урынсыз сорау юллыйм мин аңа.

– Куркыныч! – дип җавап бирә ул. – Куркыныч. Һәрбер көнең соңгысы булуы мөмкин. Әмма анда куркып утырган кеше юк. Һәрберсе үз эшен эшли.

Азат Фәнгазим улы безне йортка үткәрер өчен ишек тоткасына үрелә, ирексездән күзләрем аның кулларына төшә. “Яңарак кына шушы куллар автомат тотып безне яклаган”, дигән уй йөгерә баштан. Килешәсездер, куллар һәрвакыт хуҗасы турында бик күп сөйли. Азатның көчле, эшчән куллары да аның тәвәккәл, тырыш, уңган кеше булуы турында хәбәр итеп тора.

 

“Түбә ябарга киттем, шабашкага!”

Хәрби операциянең беренче көннәреннән Азат илне якларга барырга карар кыла. Тормыш иптәше, балалары борчылмасын өчен аларга сөйләп тормый. “Мин бераз эшләп кайтам әле. Түбә ябарга чакырдылар, шунда барып, бераз шабашить итеп кайтам”, – ди ул хатынына.

– Югыйсә җибәрмим, йөрмә, яшең олы, дияр иде, – дип аңлатты безгә Азат.

– Ә Сез шулай балта остасымени? Түбәләр ябып йөрисезме? – дип сорыйм.

– Юк, – дип елмая Азат. – Телгә беренче нәрсә килде, шуны әйттем инде. Эльмира ышанды, артык сорау биреп тормады.

– Военкомат белән сөйләшкәнен ишетеп тә торам да бит инде, югыйсә. Әмма андый уй башка да килеп керми инде. Әй, беркатлылык диген! Әле машина белән үзебез Уфага кадәр илтеп тә куйдык! Туп-туры военкоматка бардык бит инде. “Бәй, боларны военкомат шабашкага яллады микәнни?” дип уйлап куйдым, тик сугышка китә икән дип башыма да кермәде, – дип сүзгә кушылды тормыш иптәше Эльмира ханым.

Шулай итеп, якыннарын саклап, кая юнәлгәнен дә хәбәр итми генә чыгып китә йорттан Азат. «Барс» батальонына эләгә. 2022 елның җәендә ул чын сугыш, чын хәвеф, чын үлем белән күзгә-күз очраша. Беренче тапкыр тормыш иптәше өйгә шылтыраткач кына, иренең кая, нинди "шабашкага" киткәнен аңлый Эльмира.

“Окоп казыган саен, ләхет алам”

Азат Фәнгазим улы яшь буенча алтмышның теге ягында. Шуңа да яшьләр арасында ул үзенә "Бабай" дигән позывной ала. Хәрби операциядә ул стрелок булып хезмәт итә. Әйткәндәй, Тәтешле батыры Фәнис Хөсәенов белән бергә була алар. Үлем белән күзгә-күз очрашкан чаклары күп була Азатның.

– Баш очында “чыпчыклар” (ул БПЛА аппаратларын шулай атый. – Г.Г.) очып кына тора. Окоп казыган саен мин ләхет алам, яхшылап казыйм, кем белә, монда бөтенләйгә торып калуың да бар бит, – ди ул.

Мин аның йөзенә күтәрелеп карыйм. Тагы шаярта микән, дим. Юк, җитди итеп сөйли...

Бервакыт, һөҗүмгә барганда, аеруча куркыныч була, аннан исән чыгарына ышанмаган Азат, бер тартмадан кәгазь кисәге өзеп алып, хатынына хат яза: “Эльмира, һөҗүмгә барабыз. Исән чыкмасам, хуш бул!”. Аллаһның рәхмәте – исән кала. Ә теге кәгазь кисәге Азатның үзе белән йөреп, өйгә кайта. Ут эчендә, гомере кыл өстендә калган чакта хәләл җефетенә язган хушлашу кәгазе – гаилә реликвиясе хәзер...

– Эльмира, тагы китәм, ди, бит иптәшегез. Сезгә бик авырдыр? Яше дә олы бит инде, бармый калырга ярамыймы? – дип, Эльмирага таба борылабыз.

– Ә сез аны ризалатып карагыз! Барып чыкмаячак. Ул бит инде үзе өчен карар кылган. Исән кайтсын инде, шул теләк..., – дип җаваплый ишек яңагына сөялгән Эльмира ханым.

“Берүк исән кайтсын!” дип пышылдыйбыз без эчтән.

Дәвамы бар.

Автор фотолары.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Кардәвеш батыры. Башы
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Кардәвеш батыры. Башы
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас