8 сентябрьдә Халыкара журналистларның теләктәшлек көне билгеләнә. Бу көннең үз тарихы: Истәлекле көн очраклы гына сайланмаган: 1943 елда бу көнне Берлинда нацистлар чехословак журналисты, театр һәм әдәби тәнкыйтьче Юлиус Фучикны җәзалап үтергәннәр. Гомеренең соңгы көненә кадәр ул һөнәренә тугры булган һәм төрмәдә "Муенда элмәкле репортаж" китабын язарга өлгергән, аның өчен үлгәннән соң Халыкара тынычлык премиясе белән бүләкләнгән.
Шушы көнне исәпкә алып Башкортстан журналистлары бер командага әверелделәр һәм яуда булган ир-егетләребезгә чәк-чәк пешерергә булдылар. Чара беренчегә үтми, бүген журналистлар җиденче тапкыр изге эшкә тупланды. Аларның эш кораллары бүген гадәттәгечә каләм, клавиатура түгел, ә уклау белән пычаклар булды. Бер кеше дә эшсез интекмәде, бу чарада инде күп мәртәбәләр катнашкан ханымнар эшне һәр кешегә бүлеп бирергә тырышты. Пешергән чәкчәкләр ризыкка язган булсын. Махсус хәрби операциядәге егетләребезнең туган якларыннан күчтәнәч күңелләрен җылытсын.