Аш-су
8 Октября , 09:47

Вак бәлеш

Бик тәмле килеп чыга!

Добавить в предпочтительные источники Google
Вак бәлешВак бәлеш
Вак бәлеш

Рецепт гади генә: бер кап ак майны кыргыч (терка) аша чыгарабыз, он, бер чеметем чәй содасы белән уабыз, шуңа 2 тугланган йомырка, 1 аш калагы кибет каймагы салып яхшылап туглыйбыз, 150 грамм бүлмә температурасындагы суга 1 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз салып җебетәбез һәм онлы катнашмага кушып камырыбызны яхшылап басып бетерәбез.

Камыр бик йомшак, кулга ябышмый торган була. Бер 15-20 минут каплап торып, камырыбызны ял иттерәбез. Аннары инде вак кисәкләргә бүлеп, җәеп, эчлекне салып, вак бәлешләребезне ясап, табага тезеп, кызган духовкага куеп пешереп чыгарабыз. Кайнар килеш табынга бирәбез.

Бәлеш өчен эчлек: ит, бәрәңге, суган, тоз, борыч

Тәмле булсын!

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас