Аш-су
4 Октября , 12:57

Бик җиңел әзерләнә торган торт!

Кирәкле ингредиентлар:

title
Бик җиңел әзерләнә торган торт!Бик җиңел әзерләнә торган торт!
Бик җиңел әзерләнә торган торт!

Теләк буенча тортның бисквитын какао белән дә әзерләргә мөмкин.


Он — 125 грамм
Йомырка — 4 данә
Шикәр комы — 150 грамм
Разрыхлитель — 1 бал кашыгы 
Лимон согы — 1 бал кашыгы
Үсемлек мае — 3 аш кашыгы
Сөт өсте (сливки) — 50 миллилитр
Шоколад — 200 грамм

Крем өчен:
Сөт — 500 миллилитр
Йомырка — 2 данә
Шикәр комы — 100 грамм
Крахмал — 30 грамм
Ваниль
Атланмай — 50 грамм

Әзерләү:
1. Башта кремны әзерлибез. Сөтне ваниль салып кайнатабыз. Йомырканы шикәр комы һәм крахмал белән болгатабыз. Аннары кайнар сөтне йомырка катнашмасы белән әйбәтләп болгатабыз.

2. Әзер массаны уртача утка утыртабыз. Кайнап чыккач 2 минут тотабыз, һәрдаим болгатып торабыз. Уттан алып атланмай кушабыз.

3. Суытырга калдырабыз. Өстен каплап торыгыз.

4. Хәзер камырын ясыйбыз. Он, разрыхлитель, 50 грамм шикәр комын бергә кушып болгатабыз. Аерым савытта йомырка сарыларын, лимон согы һәм үсемлек маен болгатабыз. Өченче савытта йомырканың акларын һәм калган 100 грамм шикәр комын күпертәбез.

5. Әз-әзләп кенә йомырканың агын сарысына кушабыз. Онлы массаны 3-кә бүлеп бер-бер артлы кушып болгатабыз. 175 С-та, 30-40 минут пешерәбез.

6. Әзер бисквитны суытабыз, корж формасындагы 2 яки 3 өлешкә бүләбез.

7. Һәр коржга мул итеп крем ягабыз.

8. Глазурь өчен сөт өстен җылытабыз, эретелгән шоколад өстибез. Торт өстенә матурлап агызабыз.

 

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас