Аш-су
24 Сентября , 19:15

Күп нәрсә камырдан тора!

Камыр уңмады исә, ризык тәмле булмый дигән сүз! Бик тәмле камыр рецепты белән бүлешәбез...

Добавить в предпочтительные источники Google
Күп нәрсә камырдан тора!Күп нәрсә камырдан тора!
Күп нәрсә камырдан тора!


1,5 чәй калагы коры чүпрә, 1 аш калагы шикәр комы, ярты стаканнан әзрәк җылымса су, болгатабыз. Чүпрә яхшы булса тиз арада күпереп тә менә.
Хәзер инде аерым камыр басасы: савытка салабыз 1 стакан җылы сөт, ярты стакан көнбагыш мае (өй температурасында), ярты чәй калагы тоз, 2 йомырка, күпергән чүпрәне өстибез, аның өстенә 1 аш калагы шикәр комы, он салып камыр басабыз, җылы урынга куябыз. Камыр тиз искерми. Бик тә тәмле. Төрле баллы ризык пешерергә кулланырга була.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас