+10 °С
Ясно


Кирәк:
1 йомырка;
100 грамм шикәр комы;
120 миллилитр сыек май;
0.5 чәй кашыгы разрыхлитель;
200-250 грамм он
Йомырка, шикәр комы, сыек майны бергә болгатырга. Венчик белән 1 минут тирәсе болгатабыз.
Он белән разрыхлительне бергә кушып камырга өстәргә. Йомшак камыр барлыкка килә.
Камырдан печенье формалары ясап, бер ягын шикәр комына тидереп алырга, ул ягы өстә кала. Табага аралар калдырып тезеп чыгабыз. Өсте матуррак булсын өчен чәнечке белән сызып чыгарга була👍
Духовканы алдан 200°С ка куябыз, 8-10 минут пешэ.