Аш-су
18 Сентября , 06:56

Кәбестә пирогы

Бик тәмле пирог бу!

Кәбестә пирогыКәбестә пирогы
Кәбестә пирогы


Камыр өчен: 1стакан җылы сөт,
0,5 стакан су, 100грамм ак май, шикәр комы, тоз тәменчә, 1 аш кашыгы чүпрә, он кирәгенчә. Камырыбызны ял иттерәбез.

Эчлек өчен: Кәбестәне турыйбыз,суган ,тоз, үсемлек мае, бераз су салып сүрән утта парландырып пешерәбез. Пешкәч эчлегебезне бераз суытабыз. Җәймә җәябез табага куеп эчлекне ягабыз, өстенә мәк сибәбез, өстен каплыйбыз, кырыйларын бөреп чыгабыз. Мин үземчә бизәлеш керттем. 35-40 минутка духовкага пешерергә куябыз. Тәмле булсын!

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас