Аш-су
16 Сентября , 06:32

Алма бәлеше

Бик тәмле килеп чыга!

Алма бәлешеАлма бәлеше
Алма бәлеше

Камыр өчен:
180 грамм маргарин
1 йомырка
3 кашык шикәр комы
1 калак тоз
1 бал кашыгы разрыхлитель
Ванилин
Җылымса су ~30-50 миллилитр
Он
Эчлек өчен:
Алма
Шикәр комы
Сыер мае
Кукуруз крахмалы

Иң башта камырны ясыйбыз. Аннан камыр ял иткән арада алманың кабыгыннан чистартып турыйбыз. Камырны җәеп камыр өстенә башта кукуруз крахмалы сибәбез, аннан алмаларны салабыз, өстенә шикәр комы сибәбез hәм сыер мае турап салабыз. Пирогыбызның өстен камыр белән каплап, ясап, кызган мичтә 35 минут пешереп алабыз.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас