Аш-су
5 Сентября , 05:12

Балан бәлеше салабыз

Төче камыр белән...

Балан бәлеше салабызБалан бәлеше салабыз
Балан бәлеше салабыз

Эчлек:

2 стакан су

4 стакан балан

4 стакан шикәр

2 стакан арыш оны (теләгән он белә алмаштырырга мөмкин)

 

Суны кайнатып чыгарып, шуңа шикәрне салып, эреп беткәнче болгатып торырга. Әзер сиропка баланны салып, саргайганчы пешерергә. Шуңа он салырга һәм бераз ут өстендә пешереп алырга. Духовканы алдан кабызып жылытырга да шунда әзер баланны тыгып куярга, суынганчы шунда тора.

 

Камыры:

 

1.5 стакан жылымса сөт

6 аш кашыгы ак май

3 аш кашыгы каймак

8 аш кашыгы сыек май

1 йомырка

0.5 чәй кашыгы сода+уксус

Кирәгенчә он

 

Йомшак кына камыр ясап, бераз ял иттерергә, аннары камырны жәеп, табага салырга. Камыр өстенә балан эчлеген салып, өстен камыр белән каплап пешерергә куярга. 25 минутта пешеп чыга.

Тәмле булсын!

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас