+9 °С
Ясно


Кәбестә бәлеше
Камыр өчен:
1стакан кефир, 1стакан су, 100грамм ак май, шикәр комы, тоз тәменчә, 2 чәй кашыгы чүпрә, он кирәгенчә. Камырыбызны басабыз, ял иттерәбез.
Эчлек өчен:
Кәбестәне турыйбыз, суган, тоз, үсемлек мае, бераз су салып сүрән утта парландырып пешерәбез. Пешкәч эчлегебезне бераз суытабыз.Җәймә җәябез табага куеп эчлекне ягабыз, өстенә пешкән 2 йомырка кырып сибәбез. Бәлешнең өстен каплыйбыз, кырыйларын бөреп чыгабыз.
35-40 минутка духовкага пешерергә куябыз.
Тәмле булсын!