Аш-су
26 Августа , 16:21

Кабак кушылган повидло ашаганыгыз бармы?

Кабакның үзеннән генә түгел, әлбәттә, ә күрәгә кушып. Бик тәмле һәм файдалы!

Кабак кушылган повидло ашаганыгыз бармы?Кабак кушылган повидло ашаганыгыз бармы?
Кабак кушылган повидло ашаганыгыз бармы?


Кирәк әйберләр:
1 килограмм кабак
200 грамм күрәгә
1 лимон
500 грамм шикәр

Кабакны турап су салып сүрән утта йомшарганчы пешерәбез.
Күрәгә өстенә кайнар су салып йомшарырга калдырабыз.
Кабак пешкәч артык суы булса, сыгып суын түгәргә һәм күрәгәне салып блендер белән изәргә.
Шикәр салып 20-25 мин кайнатабыз.
 

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас