Аш-су
26 Июля , 19:39

Татар чәе

Җиләк кушыла

Татар чәеТатар чәе
Татар чәе

Бу чәй эчлеге июньнең иң татлы хәзинәсеннән ясала. Ул салкын тиюдән саклый, эссегә чыдамлыкны ныгыта, кәефне күтәрә.

200 грамм җиләк;

2 аш кашыгы бал;

1 лимон согы;

1 литр кайнаган су.

Әзерләү ысулы:

1. Җиләген яхшылап юып, тирән савыткасалыгыз.

2. Өстенә бал сибеп, кашык белән изегез.

3. Лимон согын өстәгез.

4. Кайнаган су салып, яхшылап болгатыгыз.

5. Салкын урында 30 минут тотып, сөзеп, стаканнаргасалыгыз. Табынга биргәндә бераз яңа өзелгән җиләкләр белән бизәргә мөмкин.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас