

22 стакан карлыган
30 стакан шикәр комы
7 стакан су
Иң элек 7 стакан су белән 14 стакан шикәр комыннан сироп ясыйбыз. Кайнауга чыкканнан соң, 20 минут кайнатырга кирәк. Өстенә чыккан күбеген җыеп барабыз.
Аннары карлыганны салабыз, газны бераз киметәбез(уртача утта җайлап кына кайнарга тиеш). Карлыган кайнауга чыккач, шулай ук 20 минут кайнатырга кирәк, күбеген җыеп барабыз. Бик сыек күләм килеп чыга, курыкмагыз. Суны аз салмагыз, киметсәгез кайнатманы кашык белән уеп та алып булмаячак.
20 минут кайнаганнан сон, 16 стакан шикәр комын салып яхшылап болгатабыз, шикәре эреп бетәргә тиеш.
Газны сүндерәбез. Ара-тирә болгатып алыгыз.
Кайнатмабыз әзер.
Стерильләнгән банкаларга тутырып, сакларга куябыз. Эссе килеш тутырырга ярамый, алай ясаганда желесы аска төшә, карлыганнары өскә менэ. Икенче көнне генә тутырыгыз.