Аш-су
29 Июня , 16:55

Бик җайлы торт рецепты

Шоколад яратучылар ошатачак!

Бик җайлы торт рецептыБик җайлы торт рецепты
Бик җайлы торт рецепты

Кирәк:

- он – 300 грамм;

- какао-порошок – 2 аш калагы;

- ак май – 180 грамм;

- тавык йомыркасы – 3 данә;

- шикәр – 150 грамм;

- көпшәкләгеч – 1 чәй калагы;

- куертылган сөт (пешкән) – тәм буенча;

- сода – 1 чеметем.

Йомырканы шикәр белән бутыйбыз, эретелгән һәм суынган ак май, он, сода, көпшәкләгеч өстибез.

Какао пешерәбез һәм камырга салабыз.

Форманы май белән сылыйбыз, аңа камыр агызабыз, 25-30 минут эчендә 150 градус температурада пешерәбез.

Куертылган сөт белән тортны бар яктан да сылыйбыз.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас