+18 °С
Ясно


Укроптан соус
Күп кенә ризыкларга супер өстәмә!
Ингредиентлар:
укроп– 1 бәйләм (зур)
сарымсак – 1 баш
лимон кабыгы – ярты чәй кашыгы
лимон согы – 1 лимоннан
зәйтүн мае (оливковое) – 100 грамм
тоз
Әзерләү:
Укропны вак итеп турап, калган ингредиентлар белән бутыйбыз. Блендерда барысын бергә каймаксыман массага кадәр әйләндерәбез. Банкага тутырабыз.
Салкынча урында сакларга.
Мондый укроп соусы шулпаларга, балык ризыкларына һәм салатларга салырга бик тәмле! Банкаларны капкач япкыч белән япсагыз, кыш буе да менә дигән сакланачак!