+18 °С
Ачык


3 литрлы банка өчен:
Виктория җиләге- 350-400 грамм
Шикәр 250 грамм
Әфлисун 3 кисәк
Берничә яфрак бөтнек (мята) эче булмасын өчен сабагын алабыз.
Җиләкне яхшылап юабыз. Әгәр җиләк эре булса, аны 2гә бүләбез. Банкаларны юып, стерильләштерәбез, эченә кайнар су салып 10 минут тотабыз. Капкачларны аерым стерильләштерәбез.
Банкаларга җиләкне салабыз, 3 кисәк әфлисун өстибез, төшен алабыз, бөтнек өстибез. Шикәрне салабыз һәм барысын да кайнар су белән тутырабыз. Капкачларны ябып, банкаларны әкрен генә әйләндерәбез, шикәр тулысынча эресен өчен.
Банкаларны капкачларын аска каратып, җылы одеял белән төреп, тулысынча суынганчы калдырабыз.