+19 °С
Облачно


1 килограмм эремчек,
1 литр сөт,
500 грамм кибет каймагы,
1 аш кашыгы үсемлек мае,
1 литр кибет катыгы кирәк.
Кәстрүлгә бер-бер артлы сөт, эремчек, катык, каймак, май салып, көчле утка кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, әкрен утта 5-6 сәгать тотабыз. Болгатмыйбыз. Корт кызара башлагач, шикәр комы өстибез. Шикәр комын һәр кеше үзе теләгәнчә өсти. Корт куе каймак рәвешенә кергәч, табага бушатып, мичкә тыгабыз. Кипшертү өчен. Монсын да үзегез карагыз, дымлырак килеш яратсагыз, духовкага куймасагыз да була.