Аш-су
29 Мая , 06:14

Буыннар авыртуыннан дару

Буыннар ялкынсынуын җиңеләйтү һәм хәрәкәтләнү сәләтен кире кайтару өчен гади ысул:

Буыннар авыртуыннан даруБуыннар авыртуыннан дару
Буыннар авыртуыннан дару

Ингредиентлар:

  • Кефир — 1 стакан
  • Арыш икмәге — ярты литрлы банканы тутырырлык кадәр
  • Ашарга яраклы сода — 1 чәй калагы
  • Банка — 0,5 литр

Әзерләү

  1. Ярты литрлы банкага бер стакан кефир салыгыз.
  2. Банканы тулысынча тутырырлык итеп арыш икмәге өстәгез.
  3. 1 чәй калагы сода сибегез.
  4. Банканы җылы урынга 5–6 сәгатькә куегыз.
  5. Эчтәлекне сөзегез һәм яхшылап сыгыгыз.

Куллану

  1. Алынган сыеклык белән авырткан буыннарга компресс яки примочка ясагыз.
  2. Иң яхшысы — төнгә куеп, иртәнге якка кадәр тоту.
  3. Авыртуны нәтиҗәле бетерү өчен, процедураны 3–4 көн рәттән кабатлагыз.
Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас