Аш-су
9 Мая , 09:12

Сәламәтләндерүче төнәтмә

Кычыткан белән дәваланабыз

Сәламәтләндерүче төнәтмәСәламәтләндерүче төнәтмә
Сәламәтләндерүче төнәтмә

Кычыткан – бик күп авыруларга шифа. Ә төп дәвалау үзлеге – кан ясагыч һәм кан чистарткыч. Ул кандагы эритроцитларны арттыра, кан составын нормальләштерә, шикәрне киметә һәм витаминнар белән баета. Ике аш кашыгы кычыткан, берәр аш кашыгы тут агачы, караҗиләк, каен җиләге яфракларын ваклагыз, кушып болгатыгыз, 1 аш кашыгы катнашмага 1 стакан кайнаган кайнар су салып, суынганчы төнәтегез һәм бер ай дәвамында көнгә өч тапкыр иллешәр миллитр эчегез. Бу буыннар, мускуллар, теш авыртканнан дәва бирә, күз күремен, тирене яхшырта. Шунысын да онытмагыз: кычытканны кан оешучанлыгы югары булганда, гипертония, атеросклероз авырулары кешеләргә, күкәйлекләр һәм аналыклардан кан киткәндә кулланырга ярамый.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас