Аш-су
26 Апреля , 17:38

Сарымсак мае

Бик җиңел ясала икән!

Сарымсак маеСарымсак мае
Сарымсак мае

 

300-400 грамм сарымсакны чистартып, иттарткычтан чыгарырга. 1 литрлы банкага салырга һәм тулганчы чистартылмаган үсемлек мае агызырга. 2 атна караңгы урында төнәтергә, болгаткаларга кирәк. 3-4 кат марля аша сөзәргә.
Сарымсак маен сызлаган урынга, остеохондроз кискенләшкәндә — билгә, артроздан буыннарга сөртергә була. Полиэтилен каплап, җылы шәл яки шарф белән төреп, төн буе тотарга. Хәл җиңеләйгәнче кабатларга.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас