Аш-су
21 Апреля , 06:18

Гөбәдия

Бу рецепт буенча бик тәмле килеп чыга!

ГөбәдияГөбәдия
Гөбәдия

Камыр өчен кирәк :

Ак май - 180 грамм

Шикәр комы - ярты стакан

Йомырка - 2

Тоз - чеметеп

Көпшәкләндергеч - 1 чәй калагы

Он

 

Эчлек өчен кирәк :

Корт- 300 грамм

Дөге - 1 стаканнан әзрәк

Йөзем - 300 грамм

Пешкән йомырка - 3

Шикәр комы

Ак май (эретелгән) - 30 аш кашыгы

Өстенә сибәргә-он+шикәр комы +ак май

 

Эш барышы :

Бүлмә температурасында майга шикәр комын кушып күпертәбез.

Йомырка, тоз салып болгатабыз.

Он+көпшәкләндергечне кушып камыр басабыз.

2 тигез булмаган өлешкә бүләбез.

Зуррак өлешне табага җәябез.

Камыр өстенә кортны җәябез, шикәр комы сибәбез.

Бүрттерелгән дөге һәм йөземне җәябез.

Йомырканы вак кыргычтан кырабыз.

Эретелгән майны салып чыгабыз.

Икенче кисәк камырны җәеп өстен каплыйбыз.

Шикәр комы, май, онны болгатабыз һәм гөбәдиянең өстенә сибәбез.

180дә 40 минут тирәсе пешә.

Җылы килеш бигрәк тәмле була.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас