Аш-су
26 Марта , 12:46

Кемгә хөрмә ашарга ярамый?

Бу җимеш белән сак булырга кирәк икән!  

Кемгә хөрмә ашарга ярамый?Кемгә хөрмә ашарга ярамый?
Кемгә хөрмә ашарга ярамый?

 

Хөрмәдә файдалы матдәләр күп. Тик аның бик баллы һәм калорияле җиләк-җимеш булуы турында да онытмаска кирәк. Шуңа күрә диабет белән авыручыларга хөрмәне ашамаска , ашаган очракта бик аз күләмдә генә ашарга киңәш ителә (көнгә 1дән дә күбрәк ярамый). Чөнки ул инсулин күләмен арттырырга мөмкин.

Сәламәт кешеләргә исә көненә 2-3 хөрмә рөхсәт ителә, аннан да күбрәк ашарга кирәкми: ул тазарта.

 

Хөрмә сидекне яхшы кудыра (анда су күп бит). Шешенүләрдән интеккән кешеләр өчен бу - яхшы сыйфат. Ә менә бөерләрендә таш булганнарга аны ашарга киңәш ителми. Авыруның тагын да көчәюен теләмәсәгез, билгеле. Хөрмәдән башка да тәмле җиләк-җимеш, яшелчәләр күп бит!

Хөрмәнең авызны бөрештергәнен һәркем белә. Ни өчен икәнен беләсезме? Бу аның составында танин дигән матдә аркасында шулай. Ул сәламәтлек өчен куркыныч тудырмый, тик менә ашказанындагы ризыкларны бер-берсенә ябыштыра ала. Әгәр эчегез кибә икән (запор), сезгә хөрмә ашау тыела. Чөнки таниннар хәлне тагын да авырайтырга мөмкин. Ә менә эчләре китүчеләргә (диарея) хөрмә файдага гына булачак.

 

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас