Барлык яңалыклар
Аш-су
24 март , 22:59

Тәмле пирог рецепты

Кирәк була:

Тәмле пирог рецепты
Тәмле пирог рецепты

Песочный камыр өчен:
(катлы пироглар, гөбәдия, сметанниклар өчен бик яхшы камыр)
50 грамм чүпрә
300 грамм сметана
250 грамм ак май (йомшак кына, эретмәгез)
2 йомырка 
Тоз ярты бал кашыгы
2 аш кашыгы шикәр
1 килограммга якын он

Эчлек өчен:
Ике пирогка (диаметр 28)
250 грамм сметана
250 грамм сгущенка
2 йомырка
500 грамм төшсез кара җимеш (чернослив)
Әстерхан чикләвеге

1) Кара җимешне чистартып, бераз су салып йомшатабыз. Мясорубкадан чыгарабыз. Куерак булса кабат бераз су өстәгез, балсыз булса, шикәр өстәгез.
2) 2 йомырканы миксер белән күпертәбез.
Каймак һәм куертылган сөтне салып болгатабыз. Баллырак яратсагыз, бераз шикәр салыгыз.
3) Камыр җәеп табага салабыз. Өстенә иң элек караҗимешне сылабыз. Аннан куертылган сөтле сыеклыкны, соңыннан әчтерхан чикләвеген ваклап сибәбез.

180 градуска кадәр кызган духовкага озатабыз, 30-40 минуттан пирог әзер!

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас