-2 °С
Болытлы
Он – 150 грамм;
Атланмай – 150 грамм;
Йомырка – 2 данә;
Шикәр – 90 грамм;
Бер бал кашыгы – йомшарткыч;
Бер бал кашыгы – ваниль шикәре;
Мәк – 20 грамм;
Бизәү өчен чия кирәк булачак.
Эш тәртибе:
Май белән шикәрне бер рәвешкә килгәнче миксер белән болгатабыз. Шуның өстенә йомыркаларны салып, кабат болгатабыз. Он белән йомшарткычны кушабыз да, иләктән үткәрәбез. Сыек игредиентлар янына корыларын өстибез Төер калмаслык итеп болгатабыз.
Килеп чыккан массаны 180 градуска чаклы кызган духовкага 25-30 минутка тыгабыз.
Әзер пирогның өстен чия белән бизибез.
Ашыгыз тәмле булсын!