-11 °С
Болытлы
Җылы кефир-300 миллилитр
Йомырка-1 данә
Тоз-0,5 бал кашыгы
Он-210-220 грамм
Шикәр-4 бал калагы
Сода-0,5 бал кашыгы
Кефирны, йомырканы, тозны, шикәрне бергә кушып болгатабыз. Шушы массага он кушабыз, кабат болгатабыз. Ахырда сода кушабыз, болгатабыз. 15 минутка җылы урынга алып куябыз. Коймагыбыз кабарып пешсен өчен, иң мөһиме, аны пешергәндә болгатырга ярамый. Җылы урыннан алганнан соң, кашыклап алып, табага салырга кирәк. Бөтен сере шуңарда.
Ашыгыз тәмле булсын!