Барлык яңалыклар
Аш-су
2 февраль , 12:51

Йомшак печенье

Печенье яратучы укучыларыбыз өчен махсус рецепт

Йомшак печенье
Йомшак печенье

Ингредиентлар:

йомырка - 2 данә.

тоз — чеметем

шикәр — 6 аш кашыгы

ваниль шикәре - 1 бал кашыгы

кефир - 200 миллилитр

үсемлек мае - 120 миллилитр

он - 500 грамм

көпшәкләндергеч — 10 грамм

ХӘЗЕРЛЕК:

1. Мискидә бер чеметем тоз салып йомыркаларны җиңелчә генә күпертергә.

2. 4 аш кашыгы шикәр, ваниль шикәре, кефир һәм үсемлек мае өстәргә. Бертөрлелеккә кадәр болгатырга.

3. Он һәм көпшәкләндергеч сибәргә, йомшак, сыгылмалы камыр басарга.

4. Камырны 1 сантиметр калынлыктагы катлама итеп җәяргә.

5. Калган шикәрне камыр өстенә сибәргә һәм тигез итеп таратырга.

6. Камырны якынча 2×2 сантиметр зурлыктагы шакмакларга кисәргә.

7. Печеньены пергамент җәелгән табага тезәргә.

8. 180°C ка кадәр кыздырылган мичтә җиңелчә кызарганчы 15 минут чамасы пешерергә.

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас