Барлык яңалыклар
Аш-су
25 гыйнвар , 12:43

Кетердәп торган бәрәңге котлетлары

Тел йотарлык килеп чыга, пешереп карагыз әле!

Кетердәп торган бәрәңге котлетлары
Кетердәп торган бәрәңге котлетлары

Кирәк була:

Бәрәңге — 3 данә.

Су — 500 миллилитр.

Суган — 1 данә.

Сарымсак — 3 тырнак.

Петрушка

Манный ярмасы — 1,5 стакан.

Тоз — тәменә карап.

Үсемлек мае — кыздыру өчен.

1. Бәрәңгене шакмаклар рәвешендә турап, казанга салып, су белән тутырырга һәм кайнатырга. Йомшарганчыга чаклы пешерергә, ләкин бәрәңгенең формасын сакларга. Суын агызырга һәм бераз суытырга.

2. Табада үсемлек маен җылытырга. Эре туралган суган һәм сарымсакны өстәргә, алтынсу төскә кергәнче һәм тәме чыкканчы кыздыру (5-7 минут).

3. Бәрәңгене суган һәм сарымсакка өстәгез, тоз салырга, үзегез теләгән тәмләткечләр салыгыз, яхшылап бутагыз. Котлетлар формалаштырыгыз.

4. Манный ярмасын тәлинкәгә салып, һәр бер котлетны манныйда бөтен ягыннан капларга.

5. Тирән табада җитәрлек май кыздырып, котлетларны алтынсу төскә кергәнче ике яклап та кыздырырга.

 

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас