Барлык яңалыклар
Аш-су
22 гыйнвар , 11:32

Он һәм суыгыз булса, җитә!

Аш-су бүлмәсендә озак булышырга яратмасагыз, бу рецепт сезнең өчен!

Он һәм суыгыз булса, җитә!
Он һәм суыгыз булса, җитә!

ИНГРЕДИЕНТЛАР:

Камыр:

Кайнап торган су — 250 миллилитр

Тоз — 1 чәй кашыгы

 Он — 350 грамм

Сары май — 40 грамм

Разрыхлитель — 0,5 чәй кашыгы

Эчлек:

Яшел суган — 1 бәйләм

Чеддер сыры — тәм буенча

Хәзерлек:

1. Җылы су салынган мискага тоз, разрыхлитель һәм онны өстәгез. Эретелгән сары майны салыгыз һәм камыр басыгыз.

2. Камыр эластик булганчыга кадәр басыгыз, каплап 15 минутка ял итәргә калдырыгыз.

3. Камырны 8 тигез өлешкә бүлеп, шарлар формалаштырыгыз.

4. Һәр шарны юка итеп җәегез.

5. Лепёшкаларны эретелгән сары май белән майлагыз.

6. Яшел суганны ваклап турагыз, сырны зур угычтан уыгыз, бергә кушыгыз. Һәр лепёшка өстенә 1 аш кашыгы эчлек салыгыз.

7. Лепёшкаларның кырыйларын үзәккә бөкләп, һәр катламны сары май белән майлап, пирожки формалаштырыгыз.

8. Табада үсемлек мае җылытыгыз. Пирожкиларны тоташтырылган җире белән аска куеп, уртача утта ике ягын да алтынсу булганчы кадәр кыздырыгыз.

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас