Барлык яңалыклар
Аш-су
19 гыйнвар , 20:48

Биш минут эчендә пирог пешерәбез

Бу пирог өйдәге ашалмаган кайнатмаларыгызны күз йомып ачканчы кулландырып бетертә

Биш минут эчендә пирог пешерәбез
Биш минут эчендә пирог пешерәбез

Ингредиентлар:

йомырка - 2 данә

тоз — чеметем

шикәр-150 грамм

җылы Кефир — 150 грамм

үсемлек мае-150 грамм

он-300 грамм

көпшәкләндергеч — 12 грамм

Кайнатма — күләмен үзегез чамалагыз

ХӘЗЕРЛЕК: 1. Йомырканы бер чеметем тоз һәм шикәр белән болгатырга. 2. Җылы кефир һәм үсемлек мае өстәргә, болгатырга. 3. Йомшарткычлы он сибәргә, төерсез шома камыр болгатырга. 4. Камырның яртысын формага салырга. 5. Кайнатманы калган камыр белән бергә салырга. 6. 180 °C ка кадәр кыздырылган мичтә алсуланганчы 25-30 минут пешерергә.

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас