Барлык яңалыклар
Аш-су
12 гыйнвар , 21:08

Чикләвекләр

Кирәк була:

Чикләвекләр
Чикләвекләр

1. Он — 400 грамм
2. Шикәр — 100 грамм
3. Атланмай — 250 грамм
4. Йомырка — 2 данә
5. Кабарткыч (разрыхлитель) — 5 грамм
6. Ванильле шикәр — 1 пакет
7. Кайнатылган куертылган сөт (вареная сгущенка) — 1 банка
8. Грек чикләвеге
 Пешерү ысулы:
1. Йомырканың агын сарысыннан аерыгыз. Шикәрне йомырка сарысы белән бутагыз. Онга кабарткыч һәм ванильле шикәр кушыгыз, аннары йомшарган атланмай өстәп, яхшылап камыр басыгыз. Йомырка агын күбек ясалганчы күпертегез һәм аны камырга сак кына кушыгыз.
2. Чикләвек пешерү калыбын (орешницаны) җылытыгыз һәм формаларын җиңелчә майлагыз. Камырдан кечкенә шарчыклар ясап, калыпка тезегез. Капкачын ябып, 4 минут пешерегез. Аларны сак кына алыгыз, кырыйларын тигезләп кисегез. Кисеп алынган камыр кисәкләрен һәм грек чикләвеген куертылган сөт белән бутагыз.
3. Чикләвек кабыкларының эченә әзерләнгән эчлекне тутырыгыз һәм ике яртыны бер-берсенә кушыгыз.

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас