Барлык яңалыклар
Аш-су
9 гыйнвар , 21:41

Хәтерне яхшыртабыз

Нәрсә ашап хәтерне яхшыртырга мөмкин?

Хәтерне яхшыртабыз
Хәтерне яхшыртабыз

Розмарин: Розмарин антиоксидантларга һәм церебраль кан тамырлары тукымаларын киңәйтүче карнозин кислотасына бай. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, хәтта розмарин исе дә хәтер җитештерүчәнлеген яхшырта ала.

Брокколи: К витамины һәм магнийның бик яхшы чыганагы, алар баш миенең эшен яхшырта. Шулай ук кәбестәдә Бор бар, аның җитмәве Ми активлыгының кимүенә китерә.

Кишер: Кишер организмның, шул исәптән баш миенең картаю процессын акрынайта. Кишердәге матдә лютеолин хәтер өчен җаваплы күзәнәкләрнең вакытыннан алда үлүенә каршы көрәшергә мөмкинлек бирә. Гре

Әстерхан чикләвеге: бу чиклевекнең барысында да диярлек актив матдә — лютеолин бар. Ул баш миендә яшь һәм тискәре тышкы факторлар аркасында барлыкка килгән ялкынсынуны бетерә, игътибар югалтуны, хәтернең начараюын булдырмый, баш миендә зарарлы матдәләр җитештерүне киметә.

Фото:лекарственные травы

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас