Барлык яңалыклар
Аш-су
28 декабрь 2025, 12:22

Итле, яшелчәле салат

Яңа ел табыны өчен менә дигән рецепт

Итле, яшелчәле салат
Итле, яшелчәле салат

Алдан ук сыер, тана яки үгез ите пешереп, төнгә шулпасында калдырыгыз. Иртән итне алып, савытка озынча итеп турап салырга. Болгар борычын да шулай ук турап, өстәргә. Шулай ук озынча туралган кыяр һәм вак итеп туралган укроп өстәргә. Аерым савытта зәйтүн маена тәмләткечләр һәм уксус салып, салатка өстәп болгатырга. Өстәлгә зур булмаган салат савытларында бирергә.

Ингридиентлар:

200 грамм ит,

1 болгар борычы,

1 яшел кыяр,

1 уч укроп,

3 аш кашыгы зәйтүн мае,

1 чәй кашыгы алма уксусы,

0,5 чәй кашыгы тәмләткечләр.

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас