-6 °С
Кар
Уртача зурлыктагы 3 алма (чистартылмаган һәм иң яхшысы яшел) алырга, вак итеп турарга һәм 1 литр кайнаган су салырга, аннары барысын да кечкенә утка куярга һәм 10 минут пешерергә кирәк. 30 минут кайнатырга, тәме буенча бал һәм бер чеметем имбир порошогы өстәргә. Җылы килеш эчәргә кирәк. Бу йокымсырауны һәм арыганлыкны тиз арада бетерә торган искиткеч тонизацияләүче эчемлек кенә түгел, ә сәламәтлекне дә бик яхшы ныгыта. Мондый алма кайнатмасы бөтен организмга яхшы тәэсир итә, шешүне бетерә, ә имбир ашкайнатуны һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итә.