Диаметры 24 булган таба кирәк.
Ингредиентлар:
кайнар су-300 миллилитр
он - 400 грамм
чүпрә-17 грамм (яки 6 грамм коры булса)
тоз — 1 чәй кашыгы
шикәр - 0,5 чәй кашыгы
үсемлек мае — камыр белән эшләү өчен
ХӘЗЕРЛЕК:
1. Кайнар суга 4 аш кашыгы он һәм шикәр өстәргә. Бертөрлелеккә кадәр болгатырга.
2. Массаны җылымса хәлгә кадәр суытырга. Чүпрә өстәргә, болгатырга һәм 5 минутка калдырырга.
3. Калган онны өстәргә, камырны болгатырга.
4. Камырны пленка белән капларга һәм 1 сәгатькә җылыда калдырырга.
5. Кулларны май белән майларга, камырны өстәлгә куярга, түгәрәкләргә.
6. Табаны май белән майларга, камырны салырга, аны өстеннән май белән майларга һәм пленка белән капларга. Тагын 30 минутка калдырырга.
7. Минималь утны кабызырга. Өстен май белән майланган фольга белән капларга, ябышмасын өчен. Алсуланганчы 25 минут пешерергә, аннары пөхтә генә итеп әйләндерергә һәм тагын 20-25 минут пешерергә.