Ингредиентлар:
Камыр өчен:
Он-600 грамм
Атланма май — (бүлмә температурасында) - 180 грамм
Шикәр — 100 грамм
Каймак — 150 грамм
Йомырка-1 данә
Көпшәкләндергеч — 7 гармм
Тоз — чеметем
Крем өчен:
Пешкән куертылган сөт — 350 грамм
Атланма май — (бүлмә температурасында) - 200 грамм
Бал — 80 грамм
Чикләвек — 200 грамм
ХӘЗЕРЛЕК:
1. Камыр өчен барлык ингредиентларны бертөрле массага булганчы болгатырга, 5 өлешкә бүләргә.
2. Һәр өлешне пленкага тутырырга, суыткычка 2 сәгатькә куярга.
3. Туңдырылган камырны пергаментлы табакка уарга, 180°C та кызарганчы 30-35 минут пешерергә.
4. Крем өчен куертылган сөтне, йомшак май, бал һәм чикләвек белән бергә болгатырга.
5. Кремны вакланган камыр белән тоташтырырга, торт яки порцион пирожныйлар формалаштырырга.
6. Эретелгән шоколад белән тортның өстен бизәргә мөмкин.