Барлык яңалыклар
Аш-су
11 декабрь 2025, 18:57

Торт "Патша"

Мондый тортны кабат-кабат пешереп ашасаң да ялыктырмый. Һәр катламда төрле акцент: чикләвек, йөзем, какао.

Торт "Патша"
Торт "Патша"

Ингредиентлар:

Камыр өчен:

Он-2 стакан

Йомырка-4 данә

Шикәр-1,5 стакан

Атланма мае-200 грамм

Каймак-200 грамм

Сода - 1 бал кашыгы

Әстерхан чикләвеге-1 стакан

Йөзем-1 стакан

Какао-порошок - аш кашыгы

Крем өчен:

Атланма мае-200 грамм

Пешкән куертылгансөт-1 банка

Бизәү өчен:

Шоколад-90 грамм

ХӘЗЕРЛЕК:

1. Камыр әзерләү: Йомыркаларны шикәр белән күпертергә, йомшартылган атланмай һәм каймак өстәргә. Аннары сода һәм он сибәргә, камыр болгатырга.

2. Өлешләргә бүлү: Камырны 3 өлешкә бүләргә. Берсенә чикләвек, икенчесенә йөзем, өченчесенә какао кушарга. Һәр өлешне яхшылап болгатырга.

3. Коржлар пешерү: Камырны формаларга салырга һәм һәр коржны 180°C температурада 40-45 минут чамасы пешерергә. Әзер коржларны суытырга һәм тигез булсын өчен кырыйларын кисәргә.

4. Крем әзерләү: Йомшартылган майны пешкән куертылган сөт белән бер масса итеп болгатырга.

5. Торт җыю: Коржлар арасына крем сыларга, шулай ук тортның өске һәм ян-якларын кремнарга.

6. Бизәк: Тортның ян-якларына вакланган корж кисемтәләре сибәргә. Теләгегез булса, эретелгән шоколад белән бизәргә дә мөмкин.

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас