Сөт — 250 миллилитр
Атланмай — 80 грамм
Йомырка — 3 данә
Чүпрә-1 бал кашыгы
Шикәр-80 грамм
Ванилин-теләк буенча
Көпшәкләндергеч - 0,5 бал кашыгы
Он-600 грамм (камыр буенча йөз тотыгыз)
Эчлек өчен пешкән куертылган сөт
ХӘЗЕРЛЕК
1. Җылы сөткә эретелгән ак май, чүпрә, шикәр һәм ванилин салыгыз, болгатыгыз.
2. Йомырка, көпшәкләндергеч өстәгез һәм он кушыгыз. Йомшак камыр килеп чыга, 10 минут чамасы басыгыз.
3. Камыр күтәререлсен өчен җылы урынга куегыз.
4. Камырны 11 өлешкә бүлегез, шарлар ясагыз.
5. Һәр шарны кулларыгыз белән ачыгыз, эчкә пешкән куертылган сөт салыгыз һәм пөхтә итеп чеметкәләгез.
6. Күмәчләрне табакка салыгыз, сөлге белән каплагыз һәм 30 минутка калдырыгыз.
7. Күмәчләрне сөт белән кушылган сары май белән майлагыз.
8. 180°C ка кадәр кыздырылган мичтә алтынсу төскә кадәр 20 минут чамасы пешерегез.