-6 °С
Кар
Ингредиентлар:
катламлы камыр-1 төргәк
Кетчуп- күпме телисез
Май яки майонез-теләк буенча
колбаса яки ит-тәм буенча
болгар борычы-тәм буенча
сыр-тәм буенча
ХӘЗЕРЛЕК:
1. Катламлы камырны җиңелчә генә тәгәрәтергә, кетчуп һәм теләсәң майонез белән сыларга.
2. Эчлек: колбаса яки итне һәм болгар борычының телемнәрен салырга.
3. Камырны рулетка төрергә һәм порцион кисәкләргә кисәргә.
4. Әкәм-төкәмнәр формалаштырырга, уылган сыр сибәргә.
5. 180° га кадәр кыздырылган духовкада кызарганчы 25 минут чамасы пешерергә.