Аптекадан юкә чәчәкләре сатып алабыз. Кофе тегермәнендә ваклыйбыз. Көн саен 3 мәртәбә җылы су белән 7шәр чәй кашыгы порошок эчәбез. Курс 7 ай дәвам итә. Сез канда холестерин дәрәҗәсен киметү генә түгел, организмнан шлакларны чыгарасыз, бер үк вакытта артык авырлыгыгызның бер-ике килограммын да югалтасыз.
Фасоль
Гади фасоль могҗизалар эшли. Кич белән ярты стакан фасоль яки борчак салып, төнгә калдырабыз. Иртән суын агызабыз, яңа суга алыштырабыз, чәй кашыгы очына ашарга яраклы сода салабыз (газ хасил булмасын өчен), әзер булганчы пешерәбез һәм ике тапкыр ашыйбыз. Курсны 3 атна дәвам итәбез. Көненә 100 граммнан да ким булмаган фасоль ашасаң, холестерин якынча 70% ка кимиячәк.