

Ингредиентлар:
сөт — 250 (1 стакан)
манный ярмасы 200 (1 стакан)
кабак — 200 грамм
йомырка-2 данә.
шикәр — 150 грамм
атланма май — 50 грамм
көпшәкләндергеч — 10 грамм
1. Савытка манный (200 г) һәм сөт (250 мл) салыгыз. Болгатыгыз һәм 10-15 минутка бүртергә калдырыгыз. Манный бүрткән арада, кабакны төшеннән һәм кабыгыннан чистартыгыз. 200 грамм әзер кабак кирәк, аны эре угычта уыгыз-бу якынча бер стакан булачак.
2. Аерым савытта йомырканы ватыгыз, шикәр кушыгыз һәм 1-2 минут миксер белән болгатыгыз. Аннары бу катнашманы бүрткән манный янына салыгыз һәм болгатыгыз. Шуннан соң 50 грамм йомшак атланмай кушыгыз һәм яңадан болгатыгыз. Ак май урынына үсемлек мае (30-50 мл) кулланырга мөмкин.
3. Ахырда камырга көпшәкләндергеч өстәгез һәм яңадан болгатыгыз. (Көпшәкләндерегеч урынына серкә белән сүндерелгән 1 чәй кашыгы сода кулланырга була.) Аннары камырга кырылган кабак өстәп, болгатыгыз. Камыр әзер!
4. Пешерү формасын атланмай белән майлагыз (диаметры 22 см), төбенә манный сибегез. Әзер формага камыр салыгыз һәм тигезләгез, аннары 180°C ка кадәр кыздырылган духовкага куегыз, 35-40 минут пешерегез.
5.Теләгегез булса, әфлисун яки лимон цедрасын өстәргә була.