

Бисквит өчен:
4 йомырка
1 стакан шикәр
1 стакан он (бераз кимрәк, чөнки какао өстәлә)
2 аш кашыгы какао (тау белән)
0,5 бал кашыгы серкә белән сүндерелгән сода
2 аш кашыгы үсемлек мае
Крем өчен:
1 банка пешкән куертылган сөт
180 грамм атланмай
2 аш кашыгы какао
ХӘЗЕРЛЕК
1. Бисквит: йомырканы шикәр белән кабарганчы (3-5 минут) күпертегез. Он, какао, үсемлек мае һәм сүндерелгән сода өстәгез. Бертөрлелеккә кадәр болгатыгыз. Камырны майланган табакка салыгыз һәм 180 °C ка кадәр кыздырылган духовкада 10 минут пешерегез.
2. Крем:пешкән куертылган сөт, йомшак атланмай һәм какаоны бер массага болгатырга.
3. Рулет җыю: әзер коржга крем сөртегез. Рулет итеп төрегез. Теләсәгез чикләвек яки банан өстәгез. Рулетны төреп, өстенә шоколад сибегез.