Аш-су
12 ноябрь 2025, 02:50

Җиләкле пирог

Бик гади рецепт тәкъдим итәбез. Күп савыт пычыратып газапланасы юк, бар нәрсәне бергә болгатасы гына!

Җиләкле пирогҖиләкле пирог
Җиләкле пирог

Ингредиентлар:

атланмай — 100 грамм

йомырка-1 данә

шикәр-100 грамм

тоз — чеметем

ванилин — бер чеметем

он-200 грамм

көпшәкләндергеч — 1 бал кашыгы

җиләкләр (кара һәм кызыл карлыган яки кара карлыган) - 350 грамм

кукуруз крахмалы - 2 аш кашыгы

каймак-150 грамм

куертылган сөт-150 грамм

 

ХӘЗЕРЛЕК:

 

1. Савытта шикәр, йомырка, тоз һәм ванилин белән йомшак атланмайны болгатыгыз.

2. Көпшәкләндергеч белән иләнгән он кушыгыз һәм йомшак камыр болгатыгыз.

3. Камырны, бортиклар ясап, формага салыгыз.

4. Җиләкләрне крахмаллагыз һәм камыр өстенә салыгыз.

5. Каймакны куертылган сөт белән кушып, җиләк өстенә салыгыз.

6. Пирогны 180°C температурада алсу кабыкка кадәр 40 минут чамасы пешерегез.

7. Пирог суынгач, тәмлерәк була!

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас