

Ингредиентлар:
он-180 грамм
йомырка - 2 данә
атланма мае-60 грамм
эремчек (5%) - 400 грамм
шикәр-тәм буенча (ярамый икән, өстәмәсәгез дә була)
ванилин-тәм буенча
ХӘЗЕРЛЕК:
1. Нигез өчен:
Салкын атланмайны шакмакларга турагыз.
Он һәм шикәр өстәгез, кулларыгыз белән вак балчык кебек масса булганчыга ышкыгыз.
Ике йомырка сарысын кушыгыз һәм таралып торган масса барлыкка килгәнче ышкуны дәвам итегез.
(Кирәк булса-бераз он өстәгез.)
2. Эчлек өчен:
Аксымнарны эремчек белән болгатыгыз, балландыргыч һәм ванилин өстәгез.
Бертөрле, шома массага кадәр болгатыгыз — миксер кулланырга мөмкин.
3. Җыю:
Формага пергамент җәегез.
Нигез өчен дигән камырның яртысын салыгыз, тигезләгез.
Өстән-эремчек эчлеге, аннан калган нигез өчен дигән камыр белән каплагыз
180°C та, алтынсуланганчы, 40 минут чамасы пешерегез.
Эчлек тотрыклансын өчен, кисәр алдыннан суытыгыз.